Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган митинг үтте

Әфган сугышы күпләрнең гомерен алган һәм бүгенге көнгә кадәр йөрәк түрендә ярсып торган тирән яра калдырган фаҗигале хатирә.

Кичә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуны — Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән хәрбиләрне искә алу көне билгеләп үтелде.

Әфган сугышы күпләрнең гомерен алган һәм бүгенге көнгә кадәр йөрәк түрендә ярсып торган тирән яра калдырган фаҗигале хатирә. Кемдер сөеп, карап кына үстергән газиз баласын, ә нәни генә, әле тормышны өйрәнә генә башлаган сабыйлар әтиләрен бу сугышта югалткан. Җир өстендә ятып калганнар бихисап, ә сугышның ачысын-төчесен күреп исән калганнарга хөрмәт зур.

Чараны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ачып җибәрде. Чыгышында ул Әфган сугышының ил һәм халык өчен зур югалту булганлыгын билгеләп үтте. Бүгенге көндә янәшәдә яшәүче сугышчы-интернационалистларга тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Әфганчыларга, аларның гаиләләренә район башлыгы озын гомер, сәламәтлек теләде. 

Рөстәм Мидхәт улы Чечня республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Вячеслав Баздыревка торак алу өчен федераль субсидия сертификаты тапшырды.

Алабуга шәһәренең хәрби комиссары, подполковник Николай Битюков:
— Бүген Рәсәйдә хәтер көне. 33 ел элек совет гаскәрләре Әфган сугышыннан өйләренә әйләнеп кайтты. Аналарның уллары өчен борчылып түккән яшьләре, күпме йокысыз төннәр... Өч Алабуга егетен сугыш үзенә мәңгелеккә алып калды. Без сугыш кырларында башын салган ватандашларыбызга гомеребез буена рәхмәтле. Хатирәләр мәңгегә күңелләребездә сакланыр, — дип белдерде.

Алабуга районы Ветераннар Советы башлыгы Геннадий Петрович Баганов әлеге сугыш анда катнашкан барлык гаскәрләргә дә зур һәм авыр сынау булды һәм бу вакыйгалар бүтән кабатланмасын иде дип теләде.

— Советлар Союзы беркем каршында да башын имәде. Безнең арада булмаганнарга — мәңгелек хәтер. Үсеп килүче буын да, Ватанга тугъры сакчылар булып үсеннәр иде, — дип тәмамлады ул сүзен.

Әфган сугышы җиле күп гаиләләргә кагыла. Шуларның берсе Җәлил Ризван улы Зарипов та үз хис-кичерешләрен белдерде:

— Үзем Башкортостанның Тайкаш авылыннан. Ике туган абыемның малае әлеге сугыш кырларында Ватаны өчен гомерен бирде. Тормышның иң рәхәт чакларында 19 яшьлек егеткә сугышта булырга туры килде.

ЭЭМ бүлеге ветераны Гәбделвәли Кашапов шулай ук фикерләре белән уртаклашты:

— Мин Мәскәү институтында белем ала идем. Шул вакытны совет гаскәрләрен Әфган сугышына җибәрәләр дигән хәбәр чыкты. Әфган сугышы күп югалулар китерде. Сугышта һәлак булганнарны алып кайтулары әле дә исемдә.

Бу авыр көннәр хәтердә генә калсын, кире әйләнеп кайтмасын иде. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, башка күз яшьләре түгелмәсен. Бу афәтне күргәннәргә хөрмәт кимемәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев