Алабугада Спас ярминкәсе август аенда узачак
5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.
Чараны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештыра. Алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын көн саен кызыклы программа көтә: декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре сату, мастер-класслар, артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы, Кыңгырау чыңы фестивале, әйдәп баручы ДПИ осталарыннан мастер-класслар, аттракционнар һәм башкалар. Ярминкәнең тантаналы ачылышы 5 август көнне 12.00 сәгатьтә була.
6 август — «ВДОХновение» автор җыры фестивале, Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучыларның концерты.
7 август — Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучыларның зур концерты, фестивальдә катнашучыларга дипломнар тапшыру, Бөтенроссия Спас ярминкәсен ябу тантанасы. Җиңүчеләрне бүләкләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев