Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада сугыш башлануга 80 ел тулуга багышланган митинг узды

Бу көнне Россия халкы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган ватандашларын искә ала.

Бүген Хәтер мәйданында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган митинг булды. 

1941 елның 22 июне — куркыныч дата. Бу көнне Советлар Союзында яшәүче миллионлаган кешенең тыныч тормышына нокта куелды. Бүген — Хәтер һәм кайгы көне. Бүген без шул фаҗигале иртәдән башланган дәһшәтле елларны искә алабыз. Иртәнге сәгать дүрттә фашистлар Германиясе, халыкара килешүне бозып, Советлар Союзына каршы сугыш башлады. «Барбаросс» планын тормышка ашыру башланды, аның нигезендә дошманның хәрби җитәкчелеге бер бәрелеш белән СССРны тар-мар итәргә исәп тоткан. 

Бу көнне Россия халыклары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм үз гомерләре бәрабәренә Ватан азатлыгын саклап кала алган ватандашларны искә ала. 

— Фаҗигале дата, ул көннән 80 ел үтте. Бу куркыныч сугыш бик күп гомерләрне кыйган. Ул һәр совет гаиләсенә кагыла. Без бу датаны зур кайгы белән искә алабыз. Әлеге куркыныч юлны узып, исән-сау фронттан кайтып, халык хуҗалыгын күтәрүгә гомерен багышлаган ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә район башлыгы исеменнән рәхмәт белдерәм, — диде район башлыгы урынбасары Олег Колпаков. 

Фронтка киткән 14 мең алабугалының биш меңнән артыгы Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Бүген аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң район җитәкчелеге һәм алабугалылар Советлар Союзы Геройлары бюстларына, Мәңгелек утка һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган стелага чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев