Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада табиб Анна Фирсова хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

Безнең шәһәрдә аның исемен белмәгән кеше юк.

Шәһәребездә Анна Фирсова хөрмәтенә мемориаль такта ачылу тантанасы үтте.

16 декабрьдә ТАССРның атказанган табибы, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, Алабуга шәһәренең шәрәфле гражданины Анна Никандровна Фирсованың тууына 90 ел тула.

Безнең шәһәрдә аның исемен белмәгән кеше юк. Чөнки Анна Никандровна ярдәме белән дистәләгән мең алабугалы дөньяга килгән. 

— Бүген шәһәребездә якташыбыз Анна Фирсова хөрмәтенә истәлекле вакыйгага җыелдык. 60 ел элек ул бүлек мөдире булды, 30 ел элек аңа Алабуганың шәрәфле гражданины исеме бирелде, һәм менә бүген, аның тууына 90 яшь тулган көндә, без Анна Никандровнаны искә алабыз. Аның кебек кешеләр, кызганыч, бармак белән генә санарлык. Ул үз пациентларына бик игътибарлы булды. Искиткеч кеше иде. Анна Никандровна Фирсова исеме безнең хәтерләрдә озак сакланыр, — диде Алабуга районы башлыгы урынбасары Роман Исланов.

Анна Никандровнаның профессиональ ярдәме белән дөньяга килгән кешеләрнең берсе — ТР Дәүләт Советы депутаты, «Эссен Продакшн АГ» җәмгыяте генераль директоры Леонид Барышев.

— Мин — Анна Фирсова ярдәме белән туган буын вәкиле, андыйлар бик күп. Минемчә, шәһәребез нәкъ менә Анна Никандровна кебек кешеләрнең бездә эшләве белән дә бәхетле. Ул бөтен гомерен Алабугага хезмәт итүгә багышлады. Мин аны бик шат күңелле, ачык йөзле кеше итеп хәтерлим. Аңарда шулкадәр энергия, игелек һәм җылылык бар иде! Бу истәлек тактасы яныннан узганда, кешеләр Анна Никандровнаны искә алыр, һәм үз балаларына да бу бөек кешене белүләре хакында сөйләрләр дип өметләнәм, — диде Леонид Барышев.

— Хөрмәтле табибә Анна Никандровна истәлеген мәңгеләштергән өчен рәхмәт сүзләрен шәһәр өлкәннәре, ветераннар җиткерә. Бу инициативаны хуплаган өчен район җитәкчелегенә һәм Леонид Барышевка рәхмәтлебез, — диде Алабуганың Ветераннар советы президиумы әгъзасы Нина Овсянникова.

Мемориаль тактаны ачуда Анна Никандровнаның кызы Антонина Кузнецова катнашты.

— Үзе исән чагында әниебезгә бүләк иткән җылыгыз, мәрхәмәтегез һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә! Миңа соңгы ике елда әни һәм әти белән бергә яшәү бәхете елмайды. Һәм бу минем тормышымда иң бәхетле еллар булды дип әйтә алам. Мин әти-әниемнең мәхәббәтенә төренеп яшәдем. Алар һәрвакыт ачык йөзле һәм ягымлы булдылар. Урамда үзләрен белгән кешеләрнең кайсын гына очратсак та, барысы да аларны тик яхшы сүз белән искә ала. Әнинең бик күп игелекле эшләре турында кешеләрдән генә белдем!

Ул артыгын сөйләмәде — табиб серен саклый белә иде. Баксаң, ул кемнеңдер гомерен саклап калган, ә кемдер балалар турында озак хыялланып, әни ул хыялларны тормышка ашырырга ярдәм иткән икән. Боларның барысы да әниемнең тормышын озынайткандыр. Алар әти белән биредә 50 елга якын яшәде. Хәзер дә безне күрәләр һәм үз көчләре белән ярдәм итеп торалар дип ышанам. Барыгызга да бик зур рәхмәт! — диде Антонина Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев