Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада тагын ике ветеранның истәлеге мәңгеләште

Алабугада яңа ачылган истәлек такталары Яр буе урамының 13нче йорт фасадын бизи.

Нәкъ шушында Бөек Ватан сугышында катнашучы Василий Полтанов һәм Николай Тихонов яшәгән. Ветераннарның хәтерен мәңгеләштерүне Спас мәхәлләсенә йөрүче Любовь Поспелова һәм 13нче ТИҮ рәисе Ольга Әхмәдуллина башлап йөрде.
Үзенең сәламләвендә Ольга Әхмәдуллина үткән сентябрьдә үк Любовь Александр кызының истәлек такталарын куярга тәкъдим итүен әйтте, батырлар безнең йөрәкләрдә яшәргә, Жиңүнең нинди бәя белән алынганын киләчәк буыннар да белергә тиеш бит.
− Бүген буыннар бәйләнешен торгызабыз, үткәннәр булмаса, киләчәк тә булмас. Кызганыч, Василий Григорий улы һәм Николай Дмитрий улы исән түгел инде, әмма без аларны онытмыйбыз, − диде Ольга Әхмәдуллина. 
Любовь Поспелова — Николай Тихоновның килене, ә Василий Полтанов аның күршесе булган.
− Николай Тихонов — Гражданнар сугышында, Ерак Көнчыгышта Совет хакимиятен төзүдә катнашкан. Каты яраланган, терелгән. Тормыш иптәше Полина Сергей кызы белән кулга-кул 62 ел гомер иттеләр, 6 бала үстерделәр, оныклары Россия буйлап таралган. Николай Дмитрий улы «Батырлык өчен» медале һәм Кызыл Йолдыз ордены алган. Василий Полтанов хәрби хезмәткә 1940 елда киткән. Сугышта исә күперләр төзү белән шөгыльләнүче солдат булган. Сугыштан соң аны Ерак Көнчыгышка җибәргәннәр, 1948 елда гына ватанына кайткан.
Истәлекле такталарны ачуда дин әһелләре дә катнашты. 
Тихоновларны әти-әниседәй күргән Людмила Пахомова хатирәләре белән уртаклашты:
− Радиода эшләгәндә, елы истә түгел, Николай Дмитрий улы турында язма әзерләдем. Мин аларның өендә булдым, шундый сөеп, кызлары кебек каршыладылар. Балалары инде алар белән түгел иде, һәм алар кунакка кайткан саен, мине дә чакыра башладылар. Үз әти-әнием янына барган шикелле йөрдем, зур өстәл җәеп, самовар куеп, тәмле сыйлап, һәрчак җылы әңгәмә коралар иде. 
Истәлек такталарыннан япманы Любовь Поспелова һәм аның кыз-оныгы ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев