Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада тантаналы рәвештә ЮХИДИ бинасы ачылды

Бу вакыйга – Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм гади автомобильчеләрнең теләкләре йөз процентка туры килгән сирәк очрак. Алар барысы да 2018 елның июленнән, ягъни яңа ЮХИДИ бинасы төзелеше башлангач, аның ачылуын түземсезлек белән көтте. Ниһаять, Яңа ел алдыннан күптән көтелгән өй туе булды.

Тантаналы чарада ТР буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм “Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ директорының беренче урынбасары Әнәс Адыев катнашты.

Татарстанның баш дәүләт инспекторы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республика хакимияте тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына аерым игътибар бирелә.

– Республика җитәкчелеге тарафыннан ЮХИДИның матди-техник базасы даими рәвештә камилләштерелә. Быел гына да Татарстанда бюджет хисабына автоинспекциянең 3 бинасы ремонтланды, 35 автомобиль сатып алынды. 2019 елда Татарстанда “Юл хәрәкәте иминлеге” проекты старт алды, аның кысаларында республикага Россиядән автомобиль юлларын һәм транспорт чараларын, ашыгыч медицина ярдәме аптечкаларын һәм 40 “Шкода” автомобилен карап тотуга яңа контроль чаралары алынды.

Районның яңа җитәкчесе буларак шундый тантаналы чарада катнашу бәхетенә ирешүемә мин бик шат, – дип билгеләп үтте Алабуга полиция бүлеге шәхси составына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Нуриев.

− Бу бина, әлбәттә, элеккегесе белән чагыштырырлык түгел. Күченү беренче чиратта дәүләт автоинспекциясенең шәхси составы өчен генә түгел, халык өчен дә уңайлы. Яңа машиналар, бина, техник контроль чаралары – боларның барысы да юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүне генә түгел, ә үлүчеләр санын киметүгә дә ярдәм итәчәк, – дип өстәде район башкарма комитеты җитәкчесе.

Өй туена бүләк белән килергә кабул ителгән. Бу көнне дә дәрәҗәле кунаклар Алабуга ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә яңа “Шкода” автомобиле бүләк иттеләр. Шулай итеп, безнең район Ленар Габдерахманов сөйләгән 40 бәхетле районнарның берсе булды, ә җирле юл хәрәкәте инспекторлары автопаркы бер автомобильгә тулыланды.

Хәер, бу уңай үзгәрешләрне юл полициясе хезмәткәрләре генә түгел, автомобиль хуҗалары да сизәчәк. Чөнки хәзер алар дәүләт автоинспекциясенә сораулар белән килгәндә, мәсьәләләр тизрәк хәл ителәчәк, дип ышандырдылар биредә. Яңа бинада гражданнарны кабул итү өчен тәрәзәләр күбрәк, моннан тыш, биредә зур көтү залы җиһазландырылган, санитар төеннәр бар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен дә. Боларның барысы да хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен зур ярдәм булачак, дип билгеләп үтте автоинспекторлар.

Билгеләп үтик, ЮХИДИгә килүчеләрнең шәхси транспорты өчен туктау урыны да әзерләнгән – бу ЮХИДИ бинасы каршындагы киртәләнмәгән мәйданчык һәм уң як территория. Территориянең үзенә керергә ярамый, дип аныклады автоинспекторлар.

Кайбер сәбәпләр аркасында хәл ителмәгән мәсьәләләре җыелган кешеләр өчен хәбәр итәбез: юл полициясе хезмәткәрләренең яңа ел каникуллары бик кыска булачак. ЮХИДИдә ял көне дип 2020 елның беренче көне генә игълан ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев