Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Татар кызы-2021» матурлык бәйгесе узды

Катнашучылар «Үзем турында үзем», «Татар халык ашлары», «Биючегә сүз әйтмәгез», «Дефиле», «Кем зирәк» кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте.

12 февральдә КФУның Алабуга институтында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татар кызы-2021» матурлык бәйгесе узды, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Әлеге бәйгедә «Университет» мәктәбенең 7-9 сыйныфларда белем алучы талантлы кызлар көч сынашты. Катнашучылар «Үзем турында үзем», «Татар халык ашлары», «Биючегә сүз әйтмәгез», «Дефиле», «Кем зирәк» кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алар үзләрен хуҗабикә, биюче, тел остасы буларак та ачтылар, үзләре әзерләгән тәмле ризыклары белән дә жюриларны таң калдырдылар.

«Мин, беренче чиратта, кызларга татар мәдәниятенең гореф-гадәтләрен саклап, туган телләрен яхшы белүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк, сез барыгыз да югары дәрәҗәдә чыгыш ясадыгыз һәм мактауга лаек», — дип билгеләп үтте математика һәм гамәли информатика кафедрасы доценты Мансур Гыйльмуллин.

Шулай итеп, кызлар «Иң сөйкемле», «Иң укымышлы», «Иң грациоз» кебек номинацияләргә лаек булды, алар истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде, ә Гран-при иясе 7 «Б» сыйныфы укучысы Юлия Заһретдинова булды. 

«Без бу көнгә ныклап әзерләндек, бер айдан артык визитка һәм хореография номерын өйрәндек. Башта авыррак булды, чөнки без үзара яхшы таныш түгел идек, ләкин ахырда шулкадәр дуслаштык, хәтта чын гаилә булдык. Бүген мин барлык кызлар өчен җан аттым, җиңү яулармын дип уйламаган да идем, гәрчә бу турыда хыялланган булсам да», — дип үз хис-кичерешләре белән уртаклашты Юлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев