Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Татарстанда беренче Махсус хәрби операция музее ачылды

Музейда тамашачылар игътибарына 50дән артык экспонат тәкъдим ителә.

27 гыйнварда, Россиянең Хәрби дан көннәренең берсендә, Алабугада махсус хәрби операциягә багышланган музей ачылды.

Герой-якташларның истәлегенә багышланган музей 1 нче («Буровик») һәм 14 нче («Кленовый») ТИҮ биналарында оештырылган.

Үзенең кереш сүзендә шәһәр Советы депутаты Илшат Шәйморатов махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга хөрмәт сүзләре җиткерде. Безнең шәһәр-районнан МХО урынында 500гә якын кеше хәрби бурычларын үти.

— Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны саклаучыларга йөрәкләребез җылысын җиткерергә телибез. Аларга гуманитар ярдәмне хәрби операциянең беренче көненнән җыябыз. Башта генераторлар һәм кирәкле җиһазлар җибәрдек, соңрак шул шартларда кирәк булган башка әйберләрне җыйдык. Бер ел эчендә генә волонтерлар тарафыннан 300 тоннадан артык гуманитар йөк җыелган һәм конкрет адреслар буенча фронтка җибәрелгән. Патриотлар, без сезгә ышанабыз, җиңү белән өйгә кайтырсыз дип өметләнәбез. Бердәм булганда гына без көчле, — дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Илшат Шәйморатов сугышчыларга ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде, маскировка челтәрләрен актив үрүче хатын-кызларга махсус билгеләр, ә залда утырган махсус хәрби операция катнашучысына туган көне уңаеннан бүләк тапшырды.

Иеромонах Кирилл (Забавнов), авыр сәгатьтә Ватанны саклаучы патриотларны тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм яңа музейга икона бүләк итте.

Егерме ел буена 9 нчы мәктәптә Гаилә даны музеен җитәкләүче Фрида Шакирова, Татарстанда беренче МХО музеен булдыру идеясен, бу эшкә «Без бергә» хәрәкәте җитәкчесе, волонтер-активист Роман Епанешниковның керткән өлешен югары бәяләде. Сүз уңаеннан, республикада яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертергә тиешле беренче шундый музейның җитәкчесе һәм экскурсоводы да Роман үзе булачак. Биредә тарих дәресләре, сыйныф сәгатьләре һәм башка чаралар уздыру планлаштыра.

Музейда 50дән артык экспонат тамашачылар игътибарына тәкъдим ителә, аларның күбесе МХО сугышчылары, аерым алганда, «Алга» һәм «Тимер» берләшмәләре тарафыннан бүләк ителгән. Алабугалылар ярдәмендә азат ителгән территорияләрне санап чыгу гына да шактый вакыт алды.
Наталья Рябушева һәм башка волонтерларның инициативасы зур хөрмәткә лаек. Остаханәләрдә, гаражларда һәм сарайларда алабугалылар «буржуйкалар» һәм башка җиһазлар ясыйлар. Тәмле чәй өчен үләннәр җыялар, коры аш, салатлар, өй токмачы, хәтта коры омлет әзерлиләр; камуфляж костюмнары, плащ-палатка, толстовкалар тегәләр, оекбашлар бәйлиләр — кыскасы, егерменче гасырның дәһшәтле кырыгынчы елларындагы кебек үк, җиңү өчен булдыра алганның барысын да эшлиләр.

Көрәшчеләребез өчен әзерләнгән әйберләр үрнәкләре яңа музей бинасында тәкъдим ителгән, музей тәрәзәләренә дә оста итеп үрелгән маскировка челтәрләре эленгән. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган алабугалыларга багышланган фотостенд игътибарны җәлеп итә.
*** 
Бу көнне җирле шагыйрә Антонина Силкинаның МХО урынында һәлак булган оныгы турындагы хикәяләре һәм шигырьләре һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булып яңгырады. Һәрвакыттагыча, бард Людмила Вәлитова искиткеч чыгыш ясады, аның башкаруында без «Минем Ватаным — Россия» җырын һәм Антонина Силкина шигырьләренә иҗат ителгән башка әсәрләрен ишеттек.

Үзләренең иҗаты белән тамашачыларны Елизавета Харисова һәм Татьяна Смирнова сөендерделәр.

«Төнге бүреләр» берләшмәсе, «Разведка» балалар-яшүсмерләр үзәге, «Ватанны саклаучылар» берләшмәсе, «Барс» яшьләр үзәге, «Яшь Гвардия» яшьләр берләшмәсе һәм яңа музейның башлангычында торган башка инициаторлар турында хикәяләр яңгырады.

Фото: «Барс» яшьләр үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев