Алабугада тротуар төзиләр
Шәһәр урамнарын уңайлыйлар.
Чернобыльчеләр скверы буйлап тротуар төзелә. Күптән түгел генә Тынычлык проспекты буенча 50нче йортка һәм автостанциягә кадәр тротуар салынды.
Таҗи Гыйззәт, Төзүчеләр урамын һәм Яшел тыкрыкны төзекләндерә башладылар. Былтыр бу урамнарда суүткәрү торбаларын алыштыру декабрь ахырында төгәлләнде, төзекләндерү эшен язга калдырганар иде. «Алабуга МИЗы» АҖнең Су белән тәэмин итү һәм суүткәрү буенча департаменты хезмәткәрләренә тротуар, юл һәм газоннарны яңадан торгызырга кирәк. Бу эшне 24 июньгә тәмамларга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев