Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Туган телләр елына багышланган чаралар планы турында фикер алыштылар

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2021 ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Шушы көннәрдә АМР Советында узган утырышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы турында фикер алыштылар. Очрашу район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина рәислегендә узды. Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елның 5 октябрендәге Указы белән яңа 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Хәзер оештыру комитеты һәм төп чаралар планы раслана. Сүз уңаеннан, утырышта Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 106 зур чара планлаштырылган: 50се — Мәдәният идарәсе, 40ы — Мәгариф идарәсе, 16сы — Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе тарафыннан. Беренче чиратта алар төрле милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, милли традицияләрне үстерүгә юнәлтеләчәк. Сүз уңаеннан, безнең район күп милләтле, монда иң күбе руслар (51,7 процент), татарлар (42,6 процент), шулай ук чувашлар, удмуртлар, марилар һәм башка милләт вәкилләре яши. Бу елга багышланган чаралар Алабугада узган елның ноябрендә старт алды. Шулай итеп, ноябрь аенда шәһәр Мәдәният сараенда рус халык уенчыгы ясау буенча конкурс узды. Алда әле бик күп кызыклы бәйрәмнәр һәм проектлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X