Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада төзекләндерүдән соң «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы яңадан үз ишекләрен ачты

Яңартылган корылманы район башлыгы Рөстәм Нуриев карап чыкты.

Ай ярым вакыт эчендә анда зур һәм әһәмиятле эш башкарылган, заманча тәрәзәләр куелган, иң мөһиме — бассейнның су хәзерләү системасы төзекләндерелгән.
− Биредә советлар вакытында куелган фильтр җайланмасы эшләп килде, хлорны учлап салалар иде. Хәзер заманчасы урнаштырылды. Су фильтр аркылы үткәндә чистара, җылына, хлор һәм pH дәрәҗәсе автомат тәртиптә саклана, бу коенучылар куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булыша, − дип сөйләде «АкваБриз» компаниясе директоры Тимур Рәхимов.
Гади генә әйткәндә, хәзер бассейнда су чистарак, хлор зыян итмәячәк. Су өзлексез бирелеп торачак, бу исә яхшы экономия ясарга мөмкинлек бирә. Елына 1 миллион сумлап акчаны янга калдырып була дигән сүз. 


− Дөресен әйткәндә, безнең бу корылмага ниятләребез җитди. Аны тулысынча төзекләндерергә кирәк. Бөтен коммуникацияләр, бүлекләр, бүлмәләр яңартуга мохтаҗ. Быел аңа проект-смета документлары эшләнгән иде. Хәзер без грантлы конкурс игълан итүләрен көтәбез, һәм ТР Спорт министрлыгы белән спорт корылмаларын капиталь төзекләндерү буенча килешүләр алып барабыз, − ди «Спорт корылмалары дирекциясе» МАУ директоры Руслан Деготьков.
Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар беренче көнне үк комплекста шөгыльләнүләрен дәвам итте. Алабугалы Таһир Вәлиуллин иртән үк суда йөзәргә дип килгән. 
− Соңгы тапкыр 12 августта йөзгән идем. Ай ярым арада сагынганмын. Йөзеп килдем — үземне җәннәттә кебек хис иттем, су шәп. Шундый рәхәт булды. Хезмәт күрсәтүчеләргә Аллаһ саулык бирсен, барысына да рәхмәт! Бассейн бик яхшы булган, миңа бик ошады, − диде ул, кичерешләре белән уртаклашып.


Яңартылган объектны район башлыгы Рөстәм Нуриев та карады. Ул киләсе елда түбәне төзекләндерергә һәм фасадны җылытырга кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X