Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Украинада һәлак булган Элер Эгамбердиев белән хушлаштылар

Элер Эгамбердиев батырлык өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Алабугада Украина территориясендә махсус операция үткәргәндә һәлак булган Элер Эгамбердиев белән хушлаштылар.

Хушлашу мәрәсиме Хәтер мәйданында узды. Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, Суворов училищесы курсантлары, шәһәр халкы килде.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, Элер Эркин улының батырлыгы каһарманлык һәм ватанпәрвәрлекнең үрнәге буларак хәтердә калачак. Хәзер безнең шәһәрдә яшәячәк гаиләсен дә ярдәмнән ташламаячаклар. Башлык, чын герой тәрбияләгән өчен, һәлак булган солдатның ата-анасына рәхмәт белдерде.

Элер Эгамбердиев Үзбәкстан Республикасында туган, 2014 елдан Оренбург өлкәсендә контракт буенча хезмәт иткән. Үзәк хәрби округның 2нче гвардия гомум хәрби армиясенең 21нче гвардия мотоукчылар бригадасы разведбатальонының разведка десант ротасы взводы командиры урынбасары булып хезмәт итә.

21 нче аерым мотоукчылар бригадасы рота командиры, гвардия капитаны Виктор Золотарев билгеләп үткәнчә, өлкән сержант Эгамбердиев лаеклы хәрби, чын профессионал булган. Аның батырлыгы шәхси состав өчен үрнәк булып тора.

— Ул беркайчан да авырлыклардан курыкмады, гел алга барды, − диде ул.

Һәлак булган хәрби хезмәткәрнең туганнарына һәм танышларына аеруча авыр булды. Алар яшьләрен тыя алмады.

— Улыңны югалту авыр. Ул Ватанны саклау һөнәрен сайлады. Элер балаларын бик яратты, кече кызлары Ясминәгә аерым наз белән карый иде. Улым, син тыныч халыкны яклап һәлак булдың. Мин синең белән горурланам. Авыр туфрагың җиңел булсын, тыныч йокла, — дип хушлашты кияве белән Илдар Фәизов.

Вафатыннан соң Элер Эгамбердиев батырлык өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев