Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада укытучыларның август конференциясе узды

Киңәшмә шәһәрнең Мәдәният сараенда узды.

Яңа уку елы алдыннан Алабуга мәгариф хезмәткәрләре зур педсоветка җыелды — шәһәрдә укытучыларның август киңәшмәсе узды.

Анда, традиция буенча, узган уку елына йомгак ясала һәм киләсе елга планнар билгеләнә. Җәйге каникуллардан соң педагоглар яңа көч һәм яңа планнар белән балаларга белем бирергә әзерләнә. 

Киңәшмә шәһәрнең Мәдәният сараенда узды. Пленар утырыш башланыр алдыннан чара кунаклары күргәзмәне карап узды, анда шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләре үз казанышларын һәм эшләнмәләрен тәкъдим иткән иде.

Шуннан соң район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясендә катнашты. Конференциядә катнашучылар алдында төп доклад белән Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева чыгыш ясады. Ул узган уку елына йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде.

Моннан тыш, педсовет вакытында Алабуга районының барлык мәктәпләре «Беренчеләр хәрәкәте» нә — Россиянең яшьләр хәрәкәтенә кушылачак дип хәбәр ителде.

Педсоветта шулай ук иң яхшы педагогларга район башлыгыннан рәхмәт хатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан грамоталар тапшырылды. Ә «Мобиль укытучы» проекты кысаларында Лекарево мәктәбенең биология укытучысы Юлия Клюкинага машина ачкычлары тапшырылды. 

Укытучыларның август киңәшмәсе турында тулырак материалны «Алабуга нуры» газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев