Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада видеокамераларның кайсы тукталышларга куелуы билгеле булды

Камералар 6 тукталыш павильонына куелачак.

Шәһәрдә тукталыш павильоннарында видеокүзәтү камералары барлыкка киләчәк. Шулай итеп, камера белән алты тукталыш җиһазландырылачак. Әлеге чара вандалларга каршы көрәштә ярдәм итәргә тиеш.

Камералар түбәндәге тукталышларда барлыкка киләчәк:

— Тынычлык проспекты, «Иллюзион» кинотеатры,
— Төзүчеләр ур., НГДУ,
— М. Горький ур., развилка,
— Төзүчеләр ур., 8 йорт, 3 нче мәктәп,
— Төзүчеләр ур., 17 йорт, 3 нче мәктәп,
— Тынычлык проспекты, 47/16.

Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә әйтелгәнчә, гамәлгә ашыру вакыты — 15 июльдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X