Алабуга нуры

Алабугада WorldSkills ярышлары узды

Алабуга политехника көллияте «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатын үткәрү өчен мәйданчыкларның берсе булды. Анда өч көн дәвамында автомобильләргә сервис хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләүче яшь белгечләр ярышты.

— Быел безнең көллият беренче тапкыр ярышларның төбәк этабында катнашучыларны кабул итә. Безгә Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Байлар Сабасы, Мамадыштан катнашучылар килде һәм, әлбәттә, алар арасында Алабугадан да бер кеше бар. Берничә көн дәвамында алар двигатель, электр җиһазларын диагностикалауда, җыюда, сүтүдә, детальләрнең ватык өлешен ачыклауда үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, — ди «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча төбәк дәрәҗәсендәге баш эксперт Артур Мельников.
Бу компетенция алты модуль буенча үткәрелә. Аларның һәрберсен башкарып чыгу өчен өч сәгать вакыт бирелә. Төбәк этабында җиңүчеләрнең берсе республика җыелма командасына эләгәчәк һәм милли чемпионатка узачак.
— Әле мин электрикада төзексезлек эзлим. Бик дулкынланам, биремнәр катлаулы. Элегрәк мин юниорлар арасындагы чемпионатта катнаштым, ә хәзер зурлар арасында. Биремнәр катлауланды, компетенцияләр артты, — дип сөйләде модульләрнең берсен башкарган вакытта Казан автотранспорт техникумы студенты Валентин Хмызов.
Шул ук вакытта башка залда параллель рәвештә мәктәп укучылары арасында «Автомобильне буяу» компетенциясе буенча бәйге узды. 2нче санлы мәктәп укучылары уку елы башыннан бирле политехника көллиятендә көчәйтелгән укыту һәм күнекмәләр узган, шуңа алар бу көннәрдә үзләрен сынап карый алды.
— Алар «Пластикны ремонтлау һәм буяу» һәм «Автомобильнең өстәмә детальләрен буяу» модульләрен башкара. Биремнәр шактый катлаулы, әмма егетләр үзләрен бик яхшы яктан күрсәтә, — ди Алабуга политехника көллиятенең җитештерү осталыгына өйрәтүче мастер Дмитрий Белов, ул үзе дә кайчандыр мондый ярышларда катнашкан, ә хәзер инде студентларны халыкара стандартлар нигезендә укыта.
Билгеләп үтик, әлеге чемпионат циклында ярышлар 237 компетенция буенча үткәрелә. Төбәк чемпионатында 1800дән артык конкурсант һәм 1500 эксперт-компатриот, шулай ук юниорлар буенча 237 төп эксперт һәм баш эксперт урынбасарлары, 180ләп мәйданчыкның техник администраторлары катнаша. Чагыштыру өчен: узган ел төбәк чемпионаты 98 «WorldSkills Russia» һәм 66 «WorldSkills Junior» компетенциясе буенча узды, аларда 1163 конкурсант һәм 1033 эксперт катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: