Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада яңа предприятие: елына 800 мең ролик һәм югары сыйфат

"Аконит" заводы «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә 34нче булды.

Яңа производствода Европа сыйфатындагы продукция җитештерәчәкләр. Үз эшендә конвейер җиһазларын кулланучы Россия һәм чит ил компанияләре илебез компаниясеннән комплектлаучы әйберләр, шул ук вакытта озак хезмәт итә торган һәм яхшыртылган техник характеристикасы булган роликлар сатып алачак. 
− «Алабуга» МИЗы территориясендә металл эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиеләр күп түгел. Партнерларыбыз тарафыннан безнең кадрлар стратегиясен гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтелде, һәм без предприятиеләребезнең үсеш алуын телибез, − диде генераль директорның резидентлар белән хезмәттәшлек итү, инженерлык потенциалын үстерү һәм «Алабуга» МИЗ эксплуатацияләү буенча урынбасары Тимур Минһаҗев. 

Билгеләп үтик, Алабугада җитештерү тулысынча диярлек автоматлаштырылган. Биредә дөньядагы иң заманча линия урнашкан. Бу кеше факторының җитештерү барышына йогынтысын булдырмаска һәм шул рәвешле җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Сменада якынча 15 кеше эшләячәк, яңа заводта барлыгы 50-60 кеше хезмәт куячак. Предприятиенең егәрлеге елына 800 мең ролик тәшкил итә.

− Җитештерү урынын сайлау авыр һәм озак булды, бөтен Россия буенча 10 мәйданчык карадык. Без Екатеринбургта ачылырга карар кылган идек, ләкин кайбер хәлләр аркасында Алабугага күчтек һәм мәйданчык белән идарә итү сыйфатын, резидентлар өчен тудырылган шартларны күреп гаҗәпләндек. Карар кабул ителгәннән алып бүгенге ачылышка кадәр 8 айга якын вакыт узды, − диде «Аконит-Урал» АҖ директоры Юрий Родин.

Әлегә җитештерү арендага алынган мәйданда урнашкан, әмма хәзер инде аерым бина төзү эшләре бара һәм 2021 елның августына барлык җиһазларны да шунда күчерү планлаштырыла. Продукцияне төп кулланучылар — тау, күмер сәнәгатьләре, тау химиясе, төсле металл чыгару. Бүгенге көндә продукция якын чит илләргә, Африкага чыгарыла. Бу линия эшләтеп җибәрелгәч, сату географиясен киңәйтергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев