Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды

Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде. 

Кичә Советлар Союзы Герое, Советлар Союзы маршалы Л.А. Говоров исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә яңа шахмат зонасын ачу тантанасы булды. Ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар — ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, проект кураторы Татьяна Ларионова, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шахмат буенча спорт мастеры Илнар Вәлиханов катнашты.

2нче мәктәптә шахмат зонасын җиһазландыру мәсьәләсен 4нче шәһәр сайлау округы депутаты Рөстәм Нуриев үз өстенә алды. 

Ул мәктәпкә мәгълүмати стенд, 20 өстәл шахмат тактасы, идән шахматлары комплекты, шулай ук 3 магнит такта һәм 6 шахмат өстәле бүләк итте.

Бу — Алабугада ачылган дүртенче шахмат зонасы. Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде. 

Шахмат зонасы әлеге уенга битараф булмаган кешеләрне җәлеп итү урынына әйләнергә тиеш. Укучылар тәнәфесләрдә шахмат ярышлары үткәреп акыл көчен сыный алачак, ә инде уен серләрен шахмат түгәрәгендә үзләштерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев