Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Яшь десантчы» клубы ачылды

Төзекләндерү эшләренә 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. 

Алабугада яшүсмерләр хәрби-патриотик клубының үз йорты бар.


Тугаров урамындагы 22нче йортны төзекләндергәннән соң, «Яшь десантчы» клубының яңа бүлмәсен ачтылар. Анда Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова катнашты.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм район җитәкчелеге спортка һәм үсеп килүче буынны физик тәрбияләүгә зур игътибар бирә, яңа бинада тагын да уңайлырак булачак. Рөстәм Нуриев үзенең чыгышында, бүлеп бирелгән акчалар өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. Мондый клублар буш тормаска тиеш, дип билгеләп үтте район башлыгы, аның яхшы җиһазлануын күздә тотып.

— Яшьләр сәясәте объектларын, шул исәптән яшүсмерләр клубларын яңарту буенча бүген күп эшләнә. Яшьләр үзләрен табар һәм бирегә шөгыльләнергә йөрер, дип өметләнәбез, — диде Алла Кондратьева.

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да Татарстан Президентына һәм район җитәкчелегенә яшьләр үзәкләренә бирелә торган игътибар өчен рәхмәт белдерде. 

— Берничә ел элек кенә бернинди яшүсмерләр клублары юк иде, шуңа күрә, яшьләргә шөгыльләнергә һәм үсәргә шундый мөмкинлек тууга мин бик шат, — дип өстәде ул.

Татарстанда капиталь ремонт һәм матди-техник базасын ныгыту таләп ителгән 11 яшүсмерләр клубы исемлегенә 2021 елда «Яшь десантчы» клубы да керде, шул уңайдан биш миллион сум акча бүлеп бирелде.

Берничә ел дәвамында әлеге клубның җитәкчесе булып отставкадагы офицер Михаил Семенов тора. Ул клубның җиһазлануы турында сөйләде. Мәсәлән, биредә электрон тир эшли, ату күнекмәләренә өйрәнү өчен, анда пневматик винтовка, Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты бар.

Клубтагы бергә-бер көрәш залында көрәш, кул сугышы һәм бокс белән шөгыльләнергә була. Конференц-залда уку фильмнары өчен видеопроектор урнаштырылган. Клуб бүлмәсендә шулай ук санитария бүлеге һәм душ каралган.

2 августта бөтен ил буйлап Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелде, «Яшь десантчы» клубы да шул ук көнне ачылды. Һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгы уңаеннан сугышчы-десантчылар Хәтер мәйданындагы Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды.

Тантаналы митингта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев десантчыларны сәламләп чыгыш ясады, аларның иң яхшы сыйфатларын яшь буынга җиткерүнең мөһимлеген ассызыклады.

Шәһәр хәрби комитеты башлыгы Николай Битюков билгеләп үтүенчә, Алабуга районында 300 сугышчы-десантчы, шуларның 160ы "кайнар нокта«ларда булган.

Десантчыларны «Разведка» балалар-яшүсмерләрнең хәрби-спорт үзәге җитәкчесе Ариф Саркаров һәм районның Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов котлады.

Олег Долганов бәйрәмгә үзенең хезмәттәшләре белән килгән. Алар 1982-1984 елларда Әзербәйҗан АССРның Кировобад шәһәрендә 104нче гвардия һава-десант дивизиясендә бергә булганнар.

— Бу бәйрәм минем өчен туган көнемнән дә яхшырак, — ди Олег Долганов.
— Без үз бурычыбызны үтәдек һәм хәзер дә ватан сагында торабыз, — диде Түбән Камадан килгән Александр Аксенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев