Алабугада яшәүче Али Әмиров Чернобыльчеләр скверында 160тан артык җиләк-җимеш агачы утырткан
Әмма бер проблема бар...
53 яшьлек Али Әмиров Чернобыльчеләр скверында 160тан артык җиләк-җимеш агачы утырткан.
Әмма бер проблема бар: ясмин, төче чия, груша, алма, слива, абрикос агачлары суга мохтаҗ.
Моңа кадәр без аның турында язган идек — Али Әмиров җиләк-җимеш бакчасын инде өченче ел берүзе үстерә, бу шөгыль аңа бик ошый.
— Буш торган матур урынны күрдем дә биредә матурлык булдырырга уйладым, — ди ул.
Мәчет янындагы территориядә 167 агач үсә, шуларның 75е — төрле сортлы җиләк-җимеш. Али Әмиров үсентеләрне үз бакчасында үстергән, аннары бирегә күчереп утырткан. Орлык һәм үсентеләрне ул үз акчасына сатып ала. Ә менә груша аңа Таҗикстаннан кайтарылган. Сүз уңаеннан, Али үзе дә тумышы белән аннан, әмма Алабугада инде 26 ел яши, бу якларга килгәч тә, өйләнгән һәм биредә төпләнеп калган.
— Хәзер груша утыртырга уйлыйм, әмма әлегә аның үсентеләрендә үсеш сизелми. Күрәсең, климатка ияләшәләр. Ә менә абрикос, төче чия (черешня) һәм башкалар яхшы гына үсеп китте, — ди Али Әмиров.
Корылыктан үлгән агачлар урынына Али Әмиров башкасын утырткан. Агачларның күбесе үсеп киткән, бу язда алар чәчәк атты, көз көне алма һәм грушаларның беренче уңышы көтелә. Җиләк-җимеш агачын сатып алу, аны утыртып, үстерү — җиңел һәм арзан түгел. Әмма Али абзыйга халык һәм матурлык өчен акча кызганыч түгел.
— Агачларны шимбә һәм якшәмбе көнне карыйм, тик эштән соң һәр кич бирегә хезмәтемне күрергә киләм. Агач утыртып, үстерү — Аллаһы каршындагы иң изге эш, — ди Али Әмиров.
Агачларны сындырмыйлармы дигән сорауга ул кешеләрнең аның хезмәтенә хөрмәт белән каравын әйтте.
Али Әмиров скверда нарцислар, бәрхет чәчәкләр, сирень куакларын да утырткан. Аларга да, агачларга кебек, су кирәк. Узган җәй эссе иде, шуңа су машинасы берничә тапкыр су алып килде, — ди Али Әмир улы. Бүтән су алыр җир юк.
— Майның яңгырлы булуы яхшы, июнь башында да туфрак дымлы булды, әмма алда — эссе көннәр һәм су сибү проблемасын ничек тә булса хәл итәргә кирәк. Янәшәдә генә кое бар, аңа кран куеп, атнага бер тапкыр булса да, су сибү өчен шланг сузу яхшы булыр иде, — ди Али Әмиров.
Бакча үсә, агачлар мәчет янында гына түгел, ә «Гуляй-парк» ягына да утыртылды. Алар арасында фикуслар да бар. Ә көзен Али Әмиров катальпа исемле яңа куаклар утыртырга тели. Аларның чәчәкләре матур һәм исе дә тәмле, ди ул. Үсентеләре дә бар.
Алабугалылар исә, җиләк-җимеш бакчасына игътибарын юнәлтә, ә кемдер Алиның хезмәте өчен борчыла. Редакциягә шалтыратып, ярдәм сорыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык үсентеләр дә каралган, терәүләр куелган, аларга прививкалар ясалган, бу матурлык корый калса, бик үкенечле булачак.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев та бу мәсьәләгә игътибар итте. Ул тиешле хезмәткәрләргә якын арада мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 08:23Алабуга районында урып-җыю эшләре бара«Яңа Юраш» агрофирмасы — алдынгы.4800
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.19600
-
15 август 2022 - 13:11Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале башланды Ул 17 августка кадәр барачак.13200
-
16 август 2022 - 15:04Алабуга районында дәүләт автоинспекторлары 121 автобусны тикшерде Транспорт чараларын «Автобус» операциясе барышында тикшерәләр.11400
-
15 август 2022 - 09:24Алабугалылар ачык һавада джаз тыңлый алачак Ул бүген, дүшәмбе көнне булачак.10900
-
16 август 2022 - 13:5610300
-
16 август 2022 - 11:30«Алга» һәм «Тимер» батальоны хәрбиләренә нинди түләүләр каралган Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына иреклеләрне туплау дәвам итә.9700
-
15 август 2022 - 16:34Чаллы янындагы дача җәмгыятендә бер яшьлек бала мәете тапканнар Үлем сәбәбе ачыклана.9600
-
16 август 2022 - 10:26Алабуганың Шишкин буаларында булган фаҗига турында тулырак мәгълүмат билгеле булды Буаларда якшәмбе көнне өлкән яшьтәге хатын-кыз батып үлгән иде.8800
-
15 август 2022 - 09:43Алабуга районында урак өсте Августның икенче ункөнлеге башлануга районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 2846 гектарда суктырылган, бу барлык биләнгән мәйданның 15 процентын тәшкил итә.8200
-
16 август 2022 - 09:16«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре ташламалы шартларда торак ала алачаклар Татарстан Президенты Дәүләт торак фондына хәрбиләр өчен яңа торак программасын эшләргә кушты.8200
-
15 август 2022 - 10:25«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр түләү күләме 100 мең сумга арткан Бу турыдагы боерык якын арада имзаланачак.7900
-
16 август 2022 - 07:01Шомырт тынычландыра, иммунитетны ныгыта, эчне көйли, ангинаны дәвалый Әмма бер искәрмә бар: 3 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга шомырт ашарга киңәш ителми.7800
-
16 август 2022 - 11:00Алабугалыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга киңәш итәбез Кайда гына булсагыз да: шәһәрдәме сез, авылдамы — иминлекне саклау кагыйдәләрен истән чыгармагыз.7600
-
15 август 2022 - 11:20Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана Быел форум өч смена форматында 15-31 августта үткәрелә.7200
-
15 август 2022 - 16:07Алабуга үзәк район хастаханәсенә «РЕНЕКС-РЦ» цифрлы рентген комплексы кайтарылды Аппарат «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проекты кысаларында алынды.7200
-
15 август 2022 - 14:20Мальцево авылында яңа су манарасын төзиләр Эшләр җирле бюджет хисабына алып барыла.6900
-
15 август 2022 - 15:03Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушер пункты төзелә Төзелеш республика программасы буенча бара.6800
-
16 август 2022 - 08:59Алабугада «Җиңү диктанты»н ике мәйданчыкта язачаклар Диктантны 9 нчы урта мәктәптә һәм КФУның Алабуга институтында язачаклар.6700
-
15 август 2022 - 08:12Алабугада парк төзелеше ахырына якынлаша Университет мәктәбе белән янәшәдә барган төзү эшләре әле тәмамланмаган, ә кешеләр бу ял урынына ияләнгән инде, балалар да үз иткән.5800
-
17 август 2022 - 07:02Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз.5600
-
17 август 2022 - 08:23Алабуга районында урып-җыю эшләре бара «Яңа Юраш» агрофирмасы — алдынгы.4800
-
17 август 2022 - 10:36Волонтеры АО «Транснефть — Прикамье» помогли в проведении фестиваля деревенской культуры в Удмуртской Республике Мероприятие состоялось в Архитектурно-этнографическом музее-заповеднике «Лудорвай» Удмуртской Республики.4600
-
17 август 2022 - 09:03Алабугада узган атнада ике авыр җинаять кылынган Бу хакта полициянең җирле бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.4200
-
17 август 2022 - 10:32Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» завершили плановые работы на производственных объектах в трех регионах Цель — обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры предприятия.4100
-
17 август 2022 - 10:08Алабугалыларны урманга керүдән тыелып торырга чакыралар Бу — янгын куркынычсызлыгы белән бәйле.4000
-
17 август 2022 - 13:08Алабугада ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп автобусларын тикшерде Уку вакытында районда рейска 10 автобус чыга.2900
-
17 август 2022 - 15:51Алабугадан Донецк һәм Луганск халкына 8,3 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде Алабугадан бу беренче ярдәм генә түгел.2900
-
17 август 2022 - 16:37Яңгырсыз эсселек тагын күпме дәвам итәчәк: гөмбә, бал, көзге уңышка синоптик фаразы Августта һава температурасы нормадан 3-5 градуска югарырак.2400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика