Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Алабугада җәйге кичләр» фестивалендә 200дән артык музыкант катнашыр дип көтелә

Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» Халыкара музыка фестивале 2021 елның 15-18 июлендә open-air форматында узачак.

4 көн эчендә ачык сәхнәдә Бельгия, Голландия, Франция, Израиль һәм Россиядән 200гә якын музыкант чыгыш ясаячак.

Проектның сәнгать җитәкчесе — Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский. 

Фестивальдә виолончелист Александр Князев, пианист һәм джаз импровизаторы Олег Аккуратов, пианист Юрий Мартынов катнашачак. Моннан тыш, РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүровның катнашуы планлаштырылган.

«Алабугада җәйге кичләр» — Татарстанда башка музыкаль проектлардан үзенең open-air форматы (ачык һавада) белән аерылып тора. Концерт программалары Шишкин буаларында ачык һавада һәм бушлай үткәрелә.

Төп программадан тыш, фестиваль көннәрендә музейга килүчеләр өчен «Мадригал» ансамбле солисты Анатолий Гринденко, Эллина Пак, арфистлар София Каландадзе һәм Мария Березовская (ксилофон) катнашында көндезге концертлар булачак. Үз чиратында, пианист Юрий Мартынов Алабуганың 1 нче балалар музыка мәктәбендә мастер-класслар үткәрәчәк.

Моннан тыш, «Алабугада җәйге кичләр» кысаларында И.И. Шишкин музей-йорты, Н.А. Дурова музей-утарлары һәм М.И. Цветаева әдәби музее утарларында Милләтләр дәүләт театрының (Мәскәү шәһәре) иҗат лабораториясенең көндезге спектакльләре узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев