Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугадан 150 кеше «Изге Болгар жыены»нда катнашты

Сәфәр оештыруда Алабуга районы башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.


Алабугадан 150 кеше «Изге Болгар жыены» на барды. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәте хәбәр итә. 

Быел бәйрәм «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 ХIV халыкара икътисадый форумының мәдәни программасының бер өлеше булды.

Болгар җирендә Мөхәммәд (с.г.в.с.) һәм аның сәхабәләренең ун әйбереннән торган уникаль экспозиция тәкъдим ителде.

Кунаклар көндезге намазны зур манара янындагы борынгы Җәмигъ мәчете хәрабәләрендә укыдылар. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре намаз уку кагыйдәләренә багышланган дәресләр, хатын-кызлар өчен яулык һәм ир-атлар өчен чалма бәйләү буенча мастер-класслар үткәрделәр, күргәзмә оештырдылар һ. б.

Сәфәрне Алабуга районы башкарма комитеты оештырды, шулай ук транспорт белән дә тәэмин итте, диелә хәбәрдә.

Фото: Алабуга мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев