Алабуга нуры

Алабугадан күп балалы гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды

Яхъяевлар гаиләсе яңа 2021 елны яңа фатирда каршы алды.

Алабугадан күп балалы гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды. Яхъяевлар гаиләсе яңа 2021 елны яңа фатирда каршы алды. Дөрес, әлегә бу шәһәрнең маневрлы торак фондыннан муниципаль торак. Тик өч-дүрт елдан соң, рәсми сертификат алгач, фатир аларга милеккә күчәчәк.

Яңа ел алдыннан, 30 декабрьдә, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов Яхъяевлар гаиләсенә фатир ачкычлары тапшырды. Гаилә башлыгы Фәрит Садыйк улы тормыш иптәше белән алты бала үстерәләр. Аларның иң кечкенәсенә, Батырханга — 3, ә олы кызларына 16 яшь. Батырхан әтисе белән шәһәр хакимиятенә Яңа ел бүләге — ике бүлмәле фатир ачкычы алырга килгән. Яхъяевлар гаиләсендә ике кыз һәм дүрт малай тәрбияләнә.

Район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миннебаев билгеләп үткәнчә, гаилә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаилә буларак ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ярдәм кысаларында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тарафыннан маневрлы фондтан торак бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Фатир даими торакка сертификат алганчы вакытлыча яшәү өчен бирелгән. Гаилә якындагы 3-4 елда чират тәртибендә сертификат алачак.

— Без барлык вариантларны да карадык, ике бүлмәле фатир булуы ачыкланды һәм аны Яхъяевлар гаиләсенә тапшырдык. Барлыгы 2020 елда ике муниципаль фатир бүлеп бирелде, — дип өстәде Рөстәм Миннебаев.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә торак бүлегендә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 28 гаилә исәптә тора.

— Без шәһәр җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Безнең өчен, Яңа ел алдыннан бу зур бүләк. Хисләр тулып ташый. Яңа 2021 елны без яңа фатирда каршы алачакбыз, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты гаилә башлыгы Фәрит Яхъяев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: