Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугага Әдәби шәһәр исеме биреләчәк

Бу хакта Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җомга, 15 июльдә Алабугага Әдәби шәһәр исеме биреләчәк. Вакыйга Борис Березовский фестивален үткәрү кысаларында Шишкин буаларында булачак. 

15 июль — Борис Березовский фестивален үткәрүнең икенче көне. Бу көн Марина Цветаевага багышлана. И.С. Бах, Ф. Лист, Э. Григ, М. Брух, С. Рахманинов, А. Глазунов, Ф. Крейслер, О. Респига, Э.Л. Уэббер, «SOUL MOTION I» һәм башка әсәрләр яңгыраячак.

«Россиянең әдәби шәһәре» мактаулы исеме Россия Язучылар берлеге идарәсе карары белән әдәби мирасны саклау, рус әдәбиятында нәфис сүзне һәм классик традицияләрне пропагандалау, әдәби процессны оештырудагы казанышлар өчен бирелә. 

Шундый ук статус Чистайга да биреләчәк. Татарстан шәһәрләренә бу мактаулы статус беренче тапкыр бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев