Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугага эшлекле визит белән ТР сәламәтлекне саклау министры Марсель Миңнуллин килде

Ул шәһәрдәге сәламәтлекне саклау объектларын карап йөрде, Алабуга үзәк район хастаханәсендә булды, пациентлар һәм биредә эшләүчеләр белән сөйләшеп алды.

Бүгенге көндә анда ТР Рәисе һәм Алабугада сәламәтлекне саклау үсеше буенча актив эш алып баручы район башлыгы Рөстәм Нуриев булышлыгы белән, федераль һәм республика программалары буенча ремонт үткәрелә.

Беренче чиратта, төзүчеләр йогышлы авырулар бүлеген төзекләндерүгә кереште. Түбәдән башлап, фасадка кадәр бары да яңартыла. Искеләре урынына яңа пластик тәрәзәләр куйдылар, электр тоташтыру эшләре бара.

Күршедә генә, балалар поликлиникасында да ремонт дәвам итә. Анда табибларның бүлмәләрен яңарталар. Аның 4нче микрорайондагы филиалында керү юлына ремонт ясалган, һәм хәзер ул тулысынча «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә җавап бирәчәк. Шәһәр сырхауханәсе фасадын да төзекләндерәләр.

Шулай булса да, Марсель Миңнуллин әйтүенчә, Алабугада сәламәтлекне саклауны үстерәсе бар әле. Хастаханәдә даими рәвештә җиһазлар яңартылып тора, ул шулай ук муниципалитет хисабына да кайтарыла. УЗИ аппаратлары һәм лор-бүлмә өчен җиһаз сатып алынды, алар ярдәмендә тикшеренүләр, дәвалау үткәрелә. Медицина хезмәткәрләре Рөстәм Нуриевкә УЗИ аппаратлары өчен рәхмәт белдерде. Алар югары төгәллекле, шуңа күрә хәзер бездәге табиблар биргән нәтиҗә башка медицина учреждениеләрнеке белән туры килә.

Сәламәтлекне саклау министры Алабуга үзәк район хастаханәсендә УЗИ диагностикасы буенча белгечләр тәүлек буе дежур торамы дип кызыксынды. Район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров сөйләвенчә, бүген җиде УЗИ белгече бар һәм кирәк булганда, алар өйләреннән килә. Марсель Мансур улы, белгечләр кыйммәтле вакытны юлга әрәм итмәсенгә, нәкъ менә хастаханәдә тәүлек буе дежур торуларын оештыру мөһимлеген әйтте,

Ә менә табибларның абортлар санын киметү буенча эшен министр тәнкыйтьләде. Быел Алабугада йөклелекне өзү буенча 120 операция ясалган һәм дүрт хатын-кыз гына үзенең ниятеннән кире кайткан.

− Мондый темплар белән сез былтыргы дәрәҗәгә чыгасыз. Өчтән берен булса да саклап калыгыз, бу бит коточкыч саннар, − дип, Марсель Миңнуллин ризасызлык белдергән. Ул безнең шәһәрдә бала тудыру йортын сакларга кирәклеккә игътибар итте, һәм әлбәттә, белгечләрне җәлеп итү мөһим.

− Төзекләндерелгән, яхшы торышлы объектлар бар, һәм аларда эш заманча таләпләргә ярашлы итеп оештырылган, ләкин яңартылуга мохтаҗ бүлекләр дә бар. Хастаханә потенциалы җитди, район халкы арта, һәм шуңа да хастаханә эчендәге эш төгәл оешкан булырга тиеш. Хәзер яхшы тренд — хастаханәләрнең югары технологияле клиникалар кураторлыгы астында берләшүе. Алабуга үзәк район хастаханәсе өчен, бу Яр Чаллыдагы БСМП.
Боларның барысы да демография күрсәткечен яхшыртуга юнәлтелгән, − дип нәтиҗә ясады министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев