Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалы Диләрә Кашапова «Anatoly Karpov Chess Cup» шахмат турнирында 2нче урын алды

Диләрә ике ел элек шахмат белән шөгыльләнә. 

Җиде яшьтә генә булса да, барлык фигураларны һәм комбинацияләрне яхшы белә. Ул атнага өч тапкыр күнегүләргә йөри һәм педагог белән дә аерым шөгыльләнә. Ял көннәрендә Диләрә шул ук укытучыда шөгыльләнүче төрле яшьтәге балалар белән онлайн турнирларда катнаша.

Кызның әнисе Альбина Кашапова әйтүенчә, кызының Мәскәүдәге турнирда катнашуына бу программа бик ярдәм иткән, чөнки аңа кызлар белән генә түгел, шахматта көчле малайлар белән дә ярышырга туры килгән.

− Минем абыем Кәрим шахмат уйнаганга, кызыксынып китеп, мин дә уйнап карарга булдым, шуңа күрә әти-әниемнән шахмат күнегүләренә яздыруларын сорадым. Хәзер абыем белән уйнаганда, аны откан чагым да булгалый, − ди Диләрә.

Ярышларга эләгү җиңел түгел. Мәскәүгә турнирга барыр алдыннан, ул мәктәпкәчә яшьтәге шахматчылар арасында Алабугада иң яхшы уенчыларның берсе булды.

− Миңа ярышка барырга тәкъдим итүләрен белгәч, әтием бик шатланды һәм мине алып бару өчен, бар эшен калдырып торды. Һәр җиңгән партиям өчен ул минем кебек үк сөенде. Әнием һәм әби-бабай да уңышларыма куанды, − дип сөйли кыз.

Әйтергә кирәк, Диләрәнең мавыгулары шахмат белән генә бетми. Ул әле сәнгать мәктәбенә дә йөри, беренче сыйныфка укырга керергә әзерләнә һәм кече сеңелләре белән булырга да вакыт таба. Шахмат белән шөгыльләнүен ул дәвам итәчәк, чөнки аңа, үзе әйтүенчә, җиңү яулау бик ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев