Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалы Нужиннар гаиләсендә берьюлы өч кыз бала дөньяга килде 

Кызларга Милана, Милена һәм Мила дип исем кушканнар.

Алабугалы Нужиннар гаиләсендә берьюлы өч кыз бала дөньяга килде .
Сабыйлар Татарстан башкаласында 2021 елның 15 гыйнварында туган. Сүз уңаеннан, 22 яшьлек Александра һәм аның тормыш иптәше Павелның инде ике яшь ярымлык Ева исемле кызлары да бар.

Игезәкләр 1900, 1700, 1800 грамм авырлыгында туганнар.

«Беренче УЗИда безгә өч игезәк бала булачак, дип хәбәр иттеләр. Балаларның җенесе билгеле түгел иде, бу безнең өчен сюрприз булды. Әлбәттә, без бик шат. Шушы яшьтә күп балалы ана булырмын дип уйламадым. Кыенлыклар булса да, без булдырачакбыз. Олы кызым да бик шат, кече сеңелләрен көтеп тора», — ди Александра Нужина.

Ата-ана үз кызларына Милана, Милена һәм Мила дип исем кушкан.

«Исемнәрне ирем белән бергә сайладык. Безнең нәселдә өч игезәк бала юк, әмма ике яктан да игезәкләр туган булган. Ирем өч бала туасын белгәч, башта шаккатты», — ди әни кеше.

Сабыйлары белән әни әлегә Казанда яңа туган балаларның патологиясе бүлегендә ята.

Биш онык әбисе Людмила Сивко да үз хисләре белән уртаклашты:

«Мин бик бәхетле әби. Бу безнең өчен зур шатлык! Аллаһы Тәгалә аларга иң мөһиме сәламәтлек, ата-ана мәхәббәте бирсен, ә мин аларны әби буларак яратачакмын һәм һәр эштә ярдәм итәчәкмен».

Алабугада яшь парлар иренең ата-анасы белән бергә ике бүлмәле фатирда яшиләр. Әмма үзләренең торак шартларын яхшырту яхшы булыр иде, дип саный яшь ата-ана.

Сүз уңаеннан, соңгы ун елда Алабугада өч игезәк бала тууның өч очрагы гына теркәлгән. Аларның барысы да кызлар.

2010 елда ирле-хатынлы Фәнис һәм Надежда Фатыйхова гаиләсендә көтеп алган сабыйлары дөньяга килгән. Алар ата-ана бәхетен 15 ел буе татый алмаган, әмма 28 ноябрьдә — Халыкара Әниләр көнендә берьюлы өч балалары туган. Кызларны алар Алинә, Арина һәм Ангелина дип атаган.

Яңа ел алдыннан гаилә өчен тагын бер шатлыклы вакыйга булган — аларга торак сертификаты тапшырылган. Бүгенге көндә өч игезәк бала ничек яши, нәрсә белән мавыга — бу хакта аларның әниләре Надежда Фатыйхова сөйләде.

«Алинә һәм Арина безнең игезәк кызларыбыз. Апалары Ангелинадан аермалы буларак, алар бик тыныч, чөнки ул, киресенчә, бик иҗади шәхес, уеннарның төп оештыручысы, балалар арасында лидер. Сеңелләре аңа колак сала. Кызлар Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбенә йөри. Биш яшьтән балалар 4нче гимназия каршындагы «Карамель» хореография ансамблендә бию белән шөгыльләнә. Кызлар барысы да "бишле"гә укый«, — диде ул.

2015 елның 25 ноябрендә, Әниләр көнен бәйрәм итүгә берничә көн кала, Яр Чаллы перинаталь үзәгендә тагын бер алабугалы өч игезәк бала әнисе булды. Арина, Дарина һәм Кирага узган елның ноябрендә биш яшь тулды.

«Игезәкләр Арина һәм Дарина тышкы яктан гына түгел, характеры буенча да охшаш. Алар — бербөтен. Кызлар апалары Кирага караганда җитез һәм актив. Ул икенчерәк: тыныч һәм зирәк, сеңелләренә бирешә. Шунысы сөендерә, кызлар инде өйдә ярдәм итә башлады. Үз әйберләрен һәм уенчыкларын, урын-җирләрен җыештыралар, савыт-саба юалар. Кызлар җырларга һәм биергә ярата, «Земляничный дождь» хореография ансамблендә шөгыльләнәләр. Өч яшьтән үк тимераякка бастылар, яхшы шуалар. Мәктәпкә әзерлекне башлыйбыз, шөгыльләнәбез», — дип фикерләре белән уртаклашты өч игезәк бала анасы Екатерина Герасимова.

Белешмә өчен

2021 елда Татарстанда күп балалы әниләр вакытыннан алда лаеклы ялга чыга алачак. Пенсия законнары совет чорыннан ук биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы аналарга, иминият стажы 15 елдан да ким булмаган очракта, вакытыннан алда пенсияләр билгеләүне күздә тота, — дип сөйләде Алабуга районында Пенсия фонды идарәсе башлыгы Елена Глинская.

Күп балалы әниләргә вакытыннан алда пенсия рәсмиләштерү

3 бала тәрбияләп үстергән хатын-кызлар — 57 яшьтә

4 бала аналары — 56 яшьтә

5 бала белән — 50 яшьтә

15 ел иминият стажы булырга тиеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев