Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалы предприятиеләр буенча 2 сәгатьлек марафон оештырды

АДПИ комсомол комитетының әләмен югары күтәреп, ул шәһәр буйлап җәяү атлады.

Комсомол комитетының элекке секретаре Алена Чернова комсомол хәрәкәтендә катнашучылар янында булды һәм аларга пединститутның төзү отрядлары студент-ветераннар слетына чакыру кәгазьләре тапшырды. Безнең шәһәрдә ул беренче тапкыр үтәчәк.
АДПИ комсомол комитетының әләмен югары күтәреп, ул шәһәр буйлап җәяү атлады. Алена Чернованың маршруты "АлАЗ"ның элекке гендерекциясеннән башланды һәм КФУның Алабуга институты белән тәмамланды.
Иң башлап, Алена Александр кызы чакыру кәгазен беренче отряд командиры Наиб Лаисовка һәм районның Ветераннар Советы җитәкчесе Геннадий Багановка тапшырды. Бик җиңел һәм бернинди арусыз, ул Мәдәният сараена, Мәдәният һәм сәнгать көллиятенә, музей-ядкарьлеккә барып килергә өлгерде. Ике сәгатьлек марафонын төгәлләп, ул әләмне студентчылык вәкилләрендә — КФУның Алабуга институтында калдырды. Комсомоллар чакыруны шатланып кабул итте.
— Алабугада комсомоллар хәрәкәте югары дәрәҗәдә булды һәм моны барысы да күрде. 2018 елда безнең институтта Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр союзының 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Аннан соңгы елның җәендә шәһәр Мәдәният сараенда Алабуга комсомолының 100 еллыгын билгеләп үттек. Беренче слет, ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, былтыр ук булырга тиеш иде. Без аны «СТО (Татарстанның студент төзү отрядлары) — җиңү варислары» девизы белән атадык. Пандемия аркасында, чараны быелга күчерергә туры килде. КФУның Алабуга институты 29 майда студентларның 19 төзү отрядына үзенең ишекләрен ачуны планлаштыра. Алар бөтенесе дә институт базасында оештырылган иде.
Беренче төзү отряды чирәм җирләрне күтәрә башлагач оешкан, бу партия боерыгы була. 1957 елда Наиб Лаисов 63 кешелек отряд җыя, һәм алар шул җирләрне үзләштерергә китә.
Алена Чернова сөйләвенчә, совет чорына хас булган студент отрядлары эшчәнлеге башлана. Алабугада өч юнәлештәгеләре киң таралган була:
- педагогия отрядлары: институтта вожатыйлар отрядлары формалаша, алар барлык пионер лагерьларына чыгып эшли;
- төзү отрядлары: мәктәпләр, авыл хуҗалыгы корылмалары төзиләр. Соңрак аларга «АлАЗ» объектларында эшли торган отрядлар өстәлә. «Октябрь варислары», «Ассоль», «Агыйдел», «Ритм», «Батыр», «Эксперимент» кебек төзү отрядлары булган;
- уңыш җыюда катнаша торган авыл хуҗалыгы отрядлары. Барыннан да элек, институтның гомумтехник фәннәр факультетында оешкан «Башак» отряды. Егетләр механизатор булып эшли, районның колхоз-совхозларында башта бодайны чәчәләр, аннары җыялар.
Алена Александровна сөйләвенчә, аның отряды Әстерхан һәм Молдавиягә барган. Анда помидор кырында эшлиләр, башта чүп утыйлар, аннан соң ачык туфракта уңышны җыялар.
— Слетта без искиткеч командирларыбызны, комиссарларны, куелган нормаларны үтәүгә, хәтта арттырып үтәүгә ирешкән көрәштәшләрне искә алачакбыз, — ди Алена Чернова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев