Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалы уен приставкасын сатып алам дип, акчадан колак каккан

Каракларның корбаны булуын аңлап, кыз полициягә мөрәҗәгать итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең кизү частенә җирле 22 яшьлек хатын-кыздан мошенниклык факты турында гариза кертелә.
Кыз бушлай игъланнар интернет-сайтларының берсендә уен приставкасы сатып алырга җыенуы турында хәбәр итә. Аны кызыксындырган белдерүне табып, ул сатучыга яза. Язышу барышында алар башта алдан түләп, аннары уен приставкасы транспорт компаниясе ярдәмендә китерелүе турында килешә. Кыз риза була һәм аферистка күрсәткән счетка акча кертә. Аннары алабугалының телефонына сылтама килә, хатын-кыз аның буенча күчеп, китереп бирү шартлары белән таныша һәм үз банк картасының мәгълүматларын кертә.

Күпмедер вакыт узгач, аның картасыннан 11 мең сумнан артык акча юкка чыга, ә сатучы элемтәгә керүдән туктый. Каракларның корбаны булуын аңлап, кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган. Китерелгән зыянның суммасы 20 мең сумнан артып киткән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы дистанцион җинаятьләрнең куркынычы турында кисәтә. Җинаятьчеләрнең корбаны булмас өчен, алар әйткәнчә эшләргә ашыкмагыз. Сезгә финанс зарары китерергә мөмкин булган мондый гамәлләрдән читтә торыгыз. Үзегезнең банк карталарының реквизитларын беркемгә дә бернинди шартларда хәбәр итмәгез. Интернет-сайтлар ярдәмендә сатып алу вакытында, сәүдә партнерының ышанычлылыгына инаныгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев