Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалы үзенең ялы вакытында махсус хәрби зонага гуманитар ярдәм алып бара

Алексей Грузинцев МХО зонасына гуманитар йөк йөртә

Ул «Җиңүгә бергә» иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы булып тора. Алексей Валерьевич Луганск өлкәсендә туган, анда аның туганнары яши, шуңа күрә ул читтә кала алмаган. Гуманитар ярдәм җыелгач, куркусыз шофер төп эш урынында административ отпуск ала, рульгә утыра, өлкән озата баручы вазифаларын кабул итә һәм махсус операция үткәрү зонасына китә. 

— Анда булган хәлләр өчен җаным авырта. Беренче тапкыр барганда,анданы җимерекләрне күреп күз яшьләре чыкты, — дип уртаклашты Алексей Валерьевич. 

Махсус рәвештә юлга күбрәк конфет алалар, чөнки еш кына юл кырыенда зур йөкләрне җирле балалар каршы ала. Нәкъ менә Алексей беренче фураның руле артында була, ул вакытта юлны Минзәләдә яшәүче, элекке хәрби хезмәткәр, сугыш хәрәкәтләре ветераны Эдуард Ягафаров күрсәтә. Хәзер Алексей бу авыр юлны үзе генә үтә. Барлыгы ул МХО зонасвна 8 тапкыр барган

Алабуга хакимиятендәге гомумшәһәр планеркасында Алексей Грузинцевны Татарстаннан мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм итүдә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев