Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалыга исерек килеш йөргән өчен икеләтә штраф түләргә кирәк

Шулай ук ул 1,5 елга машина йөртүдән мәхрүм ителә.

Ул руль артында исерек килеш йөргәне өчен 1,5 елга машина йөртүдән мәхрүм ителә. Бу гына да түгел, аңа 60 мең сум административ штраф түләргә туры киләчәк.

Бу атнада суд утырышлары узды, аларда судьясы хөкем ителүчегә карата хөкем карары чыгарды.

Алабугалы ир-ат 20 май көнне төн уртасында Мәскәү урамы буенча тоткарлана. Дәүләт автоинспекторлары аны штрафстоянкага озата. Берничә сәгатьтән соң ир үз машинасын алып китәргә тели, әмма аны тагын ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп ала. Беренче тоткарлаудан соң вакыт аз узганлыктан, аның исереклеге хәтта кимемәгән дә була. Шуңа күрә яңа беркетмә төзелә.

 

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев