Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр

Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.

Алабугада «Җәй бергә» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бүген алабугалылар вакытларын күңелле итеп уздыра алачак. 20.30 сәгатьтә Гуляй паркы амфитеатрында ачык һавада «Кире» фильмы күрсәтеләчәк.

«Кире» фильмы — милли колоритлы җиңел комедия. Фильм мәдәниятне, телне саклау турында.

Мәскәү татары Татарстанга килеп, казанлыны үзәктә урнашкан йортны сатарга үгетли. Вакыйгалар нинди үзгәреш алыр икәнен беләсегез килсә, кино карарга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев