Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалылар РФ Дәүләт думасы депутатына мөрәҗәгать итте

Бу атнада Алабугага эш визиты белән Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова килде.

Алабугага чираттагы килүендә Татьяна Ларионова халыкны шәхси сораулар буенча кабул итте. Сүз уңаеннан, бирелгән сорауларның күбесе махсус хәрби операция темасына кагылышлы иде.

Эльмира Юдина — МХО катнашучысының әнисе, аның улы 2023 елның гыйнварында Украина территориясендә бурычларын үтәгәндә һәлак булган. Эльмира ханым аның бик тыныч, ярдәмчел, кайгыртучан егет, ата-аналары өчен таяныч һәм төп терәк булуы турында сөйләде. Юдиннарга фаҗигале хәбәрне җиткерергә шалтыраткач та, улларының чын герой булуын, күп тапкырлар иптәшләренә ярдәм итеп, яраланганнарны коткаруын әйтәләр. Тик үз-үзен саклап кала алмаган — күкрәгенә снаряд кыйпылчыгы эләккән.

«Сез улыгыз белән горурлана аласыз», — дигәннәр хезмәттәшләре.

Хәзер гаилә аның үлеменең бер еллыгына әзерләнә. Гадәттә, халыкны кабул итүгә нинди дә булса проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап киләләр, ләкин Эльмира Юдина авыр вакытта гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татьяна Ларионова бүген аларга нинди ярдәм кирәклеген сорагач, хатын-кыз подъездларын тәртипкә китерүне һәм аның янында эскәмияләр урнаштыруны үтенде. Мәсьәләне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин үз контроленә алды.

— Минемчә, бу депутат бурычы — үз сайлаучыларыңны ишетү, алар белән аралашу һәм, мөмкин булганча, мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү, кызганыч, алар һәрвакытта да оператив һәм тиз хәл ителми. Бүген кайгылы вакыйгалар белән бәйле мөрәҗәгатьләр булды. Кайвакыт кешеләрне тыңларга гына кирәк. Әгәр мондый темалар белән депутатларга киләләр икән, димәк, алар безгә ышана. Бу безнең эшнең бер өлеше, мин аны формаль рәвештә түгел, ә чын күңелдән эшләргә тырышам, һәр мөрәҗәгатьне йөрәгем аша үткәрәм. Бигрәк тә махсус хәрби операция белән бәйле сорауларны. Көрәшчеләребезгә исән-сау булырга, мөмкин кадәр тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтырга язсын; әгәр фаҗига булган икән, аларның гаиләләренә кирәкле ярдәм һәм игътибар күрсәтелергә тиеш, − диде Татьяна Ларионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев