Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалылар русча диктантта катнашты

Тоталь диктантны безнең шәһәр-районда 448 кеше язды.

Аны язарга шәһәрнең 10 мәктәбендә һәм тагын дүрт авылда — Поспелово, Бехтерево, Иске Юраш, Лекарево мәктәпләрендә җыелдылар. 

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, аның максаты — укымышлы булуның мөһимлеген күрсәтү, рус телендә язарга теләүчеләрне берләштерү.
Быел диктант тестының авторы — россияле язучы Марина Степнова. Язма 1900 елларда Воронеж шәһәрендә яшәгән һәм беренче мәхәббәте белән очрашуга әзерләнгән яшүсмер малай тарихына багышланган. 

Мәйданчыкларының берсендә, 8нче мәктәптә, диктант текстын Энвәр Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбе директоры Елена Морозова әйтеп яздырды. Текстны укуны ул башлады, эстафетаны рус теле укытучылары Рәисә Әюбова һәм Елена Монахова дәвам итте. 

− Минем өчен беренче тәҗрибә булганга, бик дулкынландым һәм җаваплылык тойдым. Үземне рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп хис иттем. Текстны укыганда, сине тыңлауларын, сиңа 40 пар күз карап торуын һәм аны үтемле итеп укырга кирәклеген аңлыйсың. Безгә рус теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә катнашырга, аны мәдәниятнең бер өлеше буларак үстерергә кирәк, дип ышанам. Бәлки, шушындый чаралар бәрабәренә, яхшы язучылар һәм әсәрләр барлыгын, аларны белергә кирәклеген искә алырбыз. Мин һәрвакыт профессор Черниговскаяны искә төшерәм, ул катлаулы музыка, китаплар һәм фильмнар тыңларга кирәклеген әйтә иде. Моның барысы да безне үстерүгә булыша, − дип белдерде Елена Морозова. 

Алабугада беренче Тотальный диктант 2017 елда булган иде. 
Быел безнең редакция хезмәткәре Зөлфия Примакова да үзен сынап карарга булды. Ул ике тапкыр Татарча диктантта катнашып, югары бәя алган иде. 

− Миңа ошады, яхшы тәэсирләр алдым. Язган чакта, текст эчтәлеге җәлеп итте. Хәзер күп кеше тасвирлап язганнарны укырга яратмый, мин язылганы күз алдыма китереп утырдым, бу бер дә ялыктырмады, чөнки текстны әйтеп яздыручы мөгаллим үз эшен югары дәрәҗәдә үтәде. Үземне тикшереп карыйсым килде, русча диктантны мин соңгы тапкыр югары уку йортында укыганда язган идем, − диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев