Алабугалының 40 мең акчасын үзләштергәннәр
Узган атнада кизү бүлегенә 251 җинаять турында хәбәр килгән.
Караклыкның өч очрагы теркәлгән. Беренчесендә билгесез зат, законсыз рәвештә акча күчерүне таләп итеп, 48 яшьлек кешенең акчаларын алган. Китерелгән зыян 25 мең сум тәшкил итә. Икенчесендә 38 яшьлек ханым алдакчы ятьмәсенә эләккән. Тегү машинасын сатып алырга омтылып, ул аларга 15 мең сум акча күчергән. Өченче очракта, банк картасы счетында булган акчаларны саклау тәкъдиме белән, билгесез зат 51 яшьлек кешенең акчасын үзләштергән. Китерелгән зыян 40 мең сумнан арткан.
pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев