Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуганың 40нчы балалар бакчасында патриотик тәрбиягә багышланган чара узды

Биредә хәрби истәлекләр куелган күргәзмә дә бар иде.

40нчы балалар бакчасында патриотик тәрбиягә багышланган чара хезмәт ветераннарын, килгән кунакларны сәламләүдән һәм Бөек Җиңү бәйрәме белән котлаудан башланып китте. Кунаклар музей белән танышты һәм күргәзмәне карады.

Бәйрәмдә балалар сугыш турында шигырьләр сөйләде, тәрбиячеләре белән бергә җыр һәм биюләр башкарды. 

Айрат Кавиев әйтүенчә, әлеге чара ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур роль уйный. 

— Хәзерге буын 3-4 яшьтән башлап, тарихны өйрәнсен иде. Бабайларыбызның батырлыклары турында онытмасын, илебез белән горурлансын, — ди ул.

Балалар бакчасы җитәкчесе Фәридә Кавиева чараның әлеге балалар бакчасында узуына бик шат һәм мөхтәрәм кунакларга рәхмәт сүзләрен белдерде. 

Җәмәгать советы рәисе Айрат Фәрхат улы Кавиев:

— Җиңүгә 77 еллыгы уңаеннан очрашу турында уйлаганда, аны нәкъ менә балалар бакчасында оештырырга дигән фикергә килдек. Бакчага йөргән вакытта, без барлык сугыш турында җырларны, сугышның нәрсә икәнен белә идек. Минем бабам — Самат Кавиев та сугышта булган. 1941 елда, майда аны армиягә чакырганнар, июньдә сугыш башланган. Ут эченә эләккән. Җәрәхәтләнгән, ләкин исән калган. Авыл мәктәбендә 40 ел укытучы булып эшләгән. Без кечкенәдән патриотлар булып үстек. Кызганыч, хәзер ул югала башлады. Өлкәннәр арасында да онытылып килә. Тарих белән кызыксынмыйлар. Безнең максатыбыз — патриот буын тәрбияләү, — дип сөйләде ул.

Чыннан да, чарага бит балалар тәрбиячеләре, әти-әниләре белән әзерләнгән, һәм әлеге көн аларның хәтерендә калачак.

Алабуга Ветераннар Советы рәисе Геннадий Петрович та патриотик тәрбиянең сабый чактан ук бирелергә тиешлеге белән килешә:

— Балаларга бәйрәм рухын бүләк итсәк, алар да аның Бөек көн икәнлегенә инаныр. Кечкенә чакта безне тәрбияләделәр, хәзер яңа буынны тәрбияләү — безнең вазифа. 

Шәһәрнең 40нчы балалар бакчасы «Минем бабам — герой» акциясен дә оештырган. Тәрбияләнүчеләр сугышта булган бабайларының фоторәсемнәрен әзерләгәннәр иде.

ЭЭМ ветераны Елизавета Харисова яңа язган шигырен укыды, авыр сугыш чоры турында үз хис-кичерешләрен белдерде:

— Сугыш чоры баласы категориясенә керәм. Мин 1942 елда, сугыш барганда дөньяга килдем. Балачагым бик авыр булды. Без ипи телеме турында хыялландык, сугышның тизрәк бетүен теләдек. Миңа өч яшь булганда, без Алабугага күчтек. Бар гомерем шушы шәһәрдә узды. Алабуга милиция мәктәбен тәмамладым һәм 25 ел хезмәт иттем. 

МВД ветераннары һәм сугыш чоры балалары исеменнән, Елизавета Харисова балаларга сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде.

— Әти-әниләрегезне, тәрбиячеләрегезне яратыгыз. Акыллы балалар булып үсегез. Ватаныгызга хезмәт итегез, — диде ул.

Елизавета Харисова һәм ЭЭМ ветераны Гәбделвәли Кашапов балаларга «Сугыш чоры балалары» җырын бүләк итте. 

Чара ахырында кунакларга балаларның үз куллары белән ясалган эшләнмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев