Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуганың бер кибетендә янгын чыккан

Сәүдә үзәге 28 ноябрь төнендә янган.

Элемтә пультына яну турында хәбәр 28 ноябрьдә 00.54 сәгатьтә килеп ирешә. Тынычлык проспекты, 34а адресы буенча урнашкан «Кристалл» сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясе эшли башлый. Бу сәүдә үзәгендә «Фикс Прайс» һәм «Магнит Косметикс» кибетләре урнашкан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 75 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Евгений Шумилов вакыйга турында безнең басмага сөйләде.

«Вакыйга урынына 00.57 сәгатьтә 75нче янгын бүлегенең 11 кешедән торган дежур каравылы килде. Тышкы билгеләр буенча кибетнең тәрәзәсе аша төтенләнү күзәтелде. Янгын чыганагы «Фикс Прайс» кибетендә табылды. Янгын нәтиҗәсендә суыткыч һәм 6 кв.м мәйданда сәүдә продукциясе янды. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе — электр җиһазларын кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү», — дип сөйләде Евгений Шумилов.

Хәзерге вакытта сәүдә үзәге эшләми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев