Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуганың иң яхшы укытучыларына бүләк тапшырдылар

Чәчәкләр, бүләкләр һәм яхшы теләкләр. Алабугада укытучыларның бәя биреп бетергесез хезмәтен зурладылар.

Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады.

Ул муниципалитет алдында торган бурычлар турында сөйләде. Район башлыгы әйтүенчә, Поспелово, Бехтерево, Лекареводагы кебек кайбер мәктәпләрнең матди-техник нигезен ныгытырга кирәк. Төзекләндерелгән 18нче һәм 13нче балалар бакчаларының территорисен уңайлыландырасы бар.

− Бүген укытучы хезмәте балалар өчен аеруча әһәмиятле. Аларга белемне Интернеттан алырга мөмкин булса да, без ярдәм итәргә тиеш. Балаларыбызның киләчәге бездән тора. Барыбыз да балаларыбызның искиткеч белемнәр күрсәтеп, уңышка ирешүен тели, ләкин иң мөһиме — тәрбия, − дип тәбрикләүләргә кушылды Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева.

Лаеклы бүләкләр дә тапшырылды. Төп сәхнәдә район башлыгының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, РФнең һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, «Мәгариф отличнигы», «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгеләре белән бүләкләнүчеләр арасында Поспелово мәктәбе укытучысы Фәридә Гатауллина да бар. Менә 39 ел инде ул бөтен күңелен балаларга бирә. Әйтүенә караганда, үзенең рус теле укытучысы үрнәгендә ул шушы һөнәрне сайлаган.

− Балаларны бик яратам, укытучы булганыма бер дә үкемнмим. Мөгаллим үзе укыткан балаларны аңларга тиеш. Аларга тормышта дөрес юнәлеш бирелсен, − дип саный ул. 

− Мин балаларны театр сәнгатенә өйрәтәм. Минем өлкә аларны математикага һәм язуга өйрәтү түгел, сәнгати-эстетик юнәлешен үстерү. Без укучыларда энергия кабызабыз, алар безне илһамландыра һәм көч бирә, − дип өстәде Балаларны эстетик тәрбияләү үзәгенең өстәмә белем мөгаллиме Сиринә Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев