Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуганың «Олимп» командасы мини-футбол буенча ТР кубогына ия булды

Алексеевск бистәсендә узган ярышларда 5 команда катнашты. 

18-19 март көннәрендә Алексеевск поселогында 2010-2011 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал өлеше булып узды. Анда Казан, Алабуга, Мамадыш, Нурлат һәм Кама Тамагы шәһәрләреннән 5 команда катнашты.

Безнең Кама аръягы зонасыннан тренер Төхвәтуллин А. С. җитәкчелегендә «Олимп» командасы катнашты.

Барлык матчларны да отып һәм үз капкаларына нибары бер туп керттереп, безнең «Олимп» командасы лаеклы рәвештә беренче урынны алды һәм мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев