Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә «1795 елгы Алабуга өяз шәһәре буенча ревизия кенәгәләре» китабын тәкъдим иттеләр

Мәчеттә тарих түгәрәге үз эшен башлады.

Алабуганың Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә тарих һәм туган якны өйрәнү түгәрәге эшли башлады. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр итәләр. 

Узган шимбәдә түгәрәкнең беренче утырышы узды. Анда тарихчы, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәре Ленар Мифтахов «1795 елгы Алабуга өяз шәһәре буенча ревизия кенәгәләре» («Ревизские сказки 1795 года по уездному городу Елабуге») китабын тәкъдим итте. Очрашуда 25 кеше катнашты, алар китап авторына үз сорауларын бирә алды.

Оештыручылар сүзләренчә, түгәрәк һәр шимбә көнне 13:00 сәгатьтә үткәреләчәк һәм киләсе очрашу 2 мартка билгеләнгән. Киләсе атнада туган як тарихы белән кызыксынучылар Алабуга институтының тарих фәннәре кандидаты, доцент Альберт Нигамаев белән очраша алачак.

Мөхтәсибәттә хәбәр итүләренчә, түгәрәккә туган як тарихы белән кызыксынган һәркем килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев