Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алексей Песошин Татарстанның район хастаханәләренә 70 яңа автомобиль тапшырды

Яңа машина алучылар арасында Алабуга районы да бар. 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен район үзәк хастаханәләренә 70 яңа автомобиль ачкычын тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Алабуга районы да бар. Безнең районга «Lada Largus» базасында «Медицина хезмәте» автомобиле бирелде. Автомобиль пациентларны медицина оешмаларына китерүдә, медикларны пациентларның яшәү урынына кадәр китереп җиткерү өчен кулланылачак, шулай ук тикшеренүләр өчен биологик материалларны ташу, дару препаратларын ерак районнарда яшәүчеләргә җиткерү өчен билгеләнгән.

Ачкычларны тапшыру тантанасы «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы» кысаларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев