Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алман бренды “Алабуга”га килде

17 июльдә “Алабуга” МИЗында Татарстан Республикасы Президенты катнашында “Boerner” төзелеш химиясе заводын ачу тантанасы узды.

− Бүген без заводта импортны алыштыра торган продукт җитештереләчәге турында мәгълүмат алдык, ул төзелеш тармагы өчен бик кирәк. Ил Президенты тарафыннан 2024 елга торакны файдалануга тапшыруны ике тапкыр арттыру бурычы куелган. Бу катлаулы, һәм, әлбәттә, заманча инновация продуктларыннан башка аны үтәү мөмкин түгел. “Boerner” компаниясе безнең ил өчен үзенчәлекле технологияләргә ия. Без сезне сәламлибез, алга таба җитештерүнең киңәюен телибез һәм сезнең проектны алга этәрүдә ярдәм итәргә әзербез, − дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, заводны эшләтеп җибәрү тантанасын ачып.

“Boerner” Алман брендына 1882 елда нигез салынган. 2015 елда компанияне танылган сәнәгатьче, “Технониколь” һәм “Николь-Пак” клублары хуҗасы, “SUPERGLASS” (Шотландия) милекчесе, инвестор, җәмәгать эшлеклесе Сергей Колесников сатып алды. 2018 елда ул “Boerner” брендын Россия базарына чыгару һәм “Алабуга” МИЗы территориясендә төзелеш химиясе заводы төзелешенә инвестицияләр кертү турында карар кабул итте.

− Бу бик дулкынландыргыч момент, гәрчә безнең компаниядә инде 9 завод булса да, һәрберсе – гаиләдә яңа туган сабый кебек. 2015 елда, “Boerner” заводын сатып алганда, мин хәтта дүрт елдан Россиядә немец брендын ачармын дип уйламаган да идем. Фикер үзе килде, чөнки Германия һәм алман продукциясе югары сыйфат белән ассоциацияләнә. Ул вакытта Россиягә монтаж күбегенең 80 проценты чит илләрдән кертелгән һәм моның белән файдаланмау гөнаһ булган булыр иде. Компания хезмәткәрләре төзелеш тармагы үсешендә актив катнаша, хәзер чыгу вакытында – монтаж күбекләре буенча яңа ГОСТ булдыру, бу югары сыйфатны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, − дип сөйләде Сергей Колесников.

Җитештерүнең беренче этабын төзүгә инвестицияләр күләме 650 миллион сум тәшкил иткән. “Boerner” заводының куәте – 10 мең тонна әзер продукция. Ике ел дәвамында җитештерүнең икенче линиясен урнаштырырга һәм егәрлекне арттырырга ниятлиләр.

Предприятие ябык цикл принцибы буенча эшли торган җиһазлар белән тәэмин ителгән. Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов, Сергей Колесников һәм Павел Серватинский символик рәвештә линияне эшләтеп җибәрделәр. Катнашучыларның күз алдында, җитештерүне башлап җибәрүдә монтаж күбеге салынган беренче баллоннар тартмаларга юнәлде.

Завод ачылганнан соң, “Алабуга” махсус икътисадый зонасының күзәтчелек советы утырышы узды. Алты яңа компаниядән гаризалар уңай каралды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев