“Август-Алабуга” − “Алабуга” МИЗ (ОЭЗ)ының горурлыгы
28 июньдә “Алабуга” МИЗы территориясендә үсемлекләрне саклау чаралары җитештерү буенча завод ачылды.
Махсус икътисадый зонаның генераль директоры Тимур Шаһивәлиев белдерүенчә, яңа предприятиене дөрестән дә МИЗ горурлыгы дип атарга була, чөнки ул Россия территориясендәге иң заманча һәм технологияле предприятиеләрнең берсе булып тора. Биредә автоматлаштыру һәм роботлаштыру – югары дәрәҗәдә: продукция конвейер буйлап күчә, кеше әзер һәм төргәкләнгән әйбергә генә кагыла һәм аны складтагы тиешле урынга җибәрә.
Заводны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химия-технология комплексы һәм биоинженерлык технологияләре департаменты директоры Александр Орлов, “Август” компаниясенең генераль директоры Александр Усков, “Алабуга” МИЗының генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Август-Алабуга” заводының генераль директоры Владимир Алин катнашты.
− Бүген без “Алабуга” МИЗында чираттагы заманча җитештерү урынын ачабыз. Ул импорт алмашуга, бу продуктның читкә чыгарылу көченә исәпләнгән. Саклану чаралары – агросәнәгать комплексыбыз уңышлы булсын өчен кирәкле җитди элементларның берсе. Сер түгел, аларның төп өлеше бездә һәрвакыт сатып алына иде, хәзер “Август” компаниясе аркасында без Россиядәге кулланучыларны тәэмин итеп кенә калмаячакбыз, компания үз эшләнмәләрен 20 илдә тарата инде, һәм, уйлавымча, аларның саны артачак. Әйтергә тиешмен, предприятие иң заманча, монда тулысынча 4:0 ысулы эшкә җигелгән – бу югары сыйфат, югары җитештерүчәнлек, югары нәтиҗәлелек, − диде Рөстәм Миңнеханов һәм “Август” компаниясенең саклану чараларын җитештерүче генә түгел, әмма республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә стратегик партнер булуын да билгеләп үтте.
Әйтергә кирәк, бүген Россиядә җитештерелә торган пестицидлар күләме авыл хуҗалыгы мәнфәгатьләрен 50 процентка гына канәгатьләндерә, препаратларның күпчелек өлеше читтән кертелә. Яңа “Август-Алабуга” предприятиесе үзенең эшләнмәләре белән Россиядәге пестицид базарының өчтән берен тәэмин итәргә сәләтле.
− Без төрле төбәкләрдә эшлибез, ләкин шушындый игътибарлы һәм сизгер мөнәсәбәтне, проектлау һәм төзү вакытында барлыкка килә торган барлык сорауларның үтә тиз чишелешен без башка беркайда да очратмадык. Нәкъ менә шуңа күрә, әле төзелешне тәмамламый торып, без ия булган ысуллар ярдәмендә нәрсә алып буласын күрсәтү өчен, без биредә авыл хуҗалыгы проектын оештырырга карар иттек, − диде Александр Усков.
“Август-Алабуга”ның гомуми мәйданы 17,7 гектар, заводның җитештерү егәрлеге – елына 50 миллион литр әзер продукция һәм 8 миллион канистр полимер кап. Заводта 200 эш урыны булдырылган, ярты ел эчендә тагын иллеләп хезмәткәр алырга ниятлиләр. Владимир Алин әйтүенчә, хезмәткәрләрнең күбесе – алабугалылар.
Завод төзелешенә инвесторлар 4,5 миллиард сум акча керткән, шуларның 233 миллионы тирә-як мохитнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә тотылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итәГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.14200
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.17100
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.16500
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.14200
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.12900
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.11900
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.10800
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.10700
-
20 май 2022 - 13:12Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар яву көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана.10600
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.10500
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.10500
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.10400
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.10300
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.10200
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.9700
-
20 май 2022 - 11:25Алабугалы Качка авылына автобусның даими йөрмәвенә зарланды Бакча сезонында әби бирегә көн дә йөри.9600
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.9200
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.9000
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.8800
-
20 май 2022 - 07:14Виноград утырту серләре Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.8700
-
20 май 2022 - 08:00«Челтәр компаниясе» счетчикларны тикшерә башлады Тикшерү эшләре исәпләү приборы урнашкан урында үткәрелә.8700
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.8600
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.8600
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.8400
-
20 май 2022 - 09:06Алабуга музей-ядкарьлегендә зәркән күргәзмәсе ачылды Бу Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм CHAMOVSKIKH зәркән йортының беренче уртак проекты.8000
-
20 май 2022 - 10:00Алабугада штрафны вакытында түләмәүчеләрне кулга алганнар Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән.7900
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.7700
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.7600
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.5500
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.5100
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5100
-
21 май 2022 - 08:07Алабуга районындагы чәчү эшләре озакка сузылган яңгырлар аркасында тоткарлана Яшелчәчелеккә һава торышы әлегә зур үзгәрешләр кертмәде.2900
-
21 май 2022 - 10:00Алабуга урамнарында чәчәкләр утыртыла башлады Барлыгы 57 меңләп чәчәк утыртырга ниятлиләр.2500
-
21 май 2022 - 11:30Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» акциясе барышында 10 капчык чүп җыелды Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» республика чарасы кысаларында халыкта «Ун гектар» дип йөртелгән урында өмә булды.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика