Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Август-Алабуга» заводы үзенең туган көнен билгеләп үтте

Биш ел элек «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә «Август-Алабуга» яңа заводын төзү башланды, ә быел инде ул үзенең беренче кечкенә юбилеен билгеләп үтә.

«Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев билгеләп үткәнчә, бу оешма — икътисади зона территориясендә иң матур оешмаларның берсе.
— Безнең зона озак вакытлы системалы планлаштыру белән аерылып тора. Һәрвакыт нәрсә һәм кайда урнашырга тиешлеге турында фикерләшәбез. МИЗ территориясенә кергән якта иң беренче очраган завод — ул «Август-Алабуга». Без һәрвакыт анда иң матур һәм зәвыклы оешма урнашырга тиеш дип уйлый идек. Хыялларыбыз тулысынча тормышка ашты, шуңа күрә барлык кунакларны да әлеге предприятиегә алып килүебез очраклы түгел, — дип билгеләп үтте икътисади зона җитәкчесе.
Биш елда оешмада бик күп эшләр башкарылды. Барлык җитештерүчәнлек бер түбә астына алынды, квалификацияле персонал тупланды, Алабугада җитештерелгән пестицидлар үсемлекләрне химик чаралар ярдәмендә саклау базарында җитди көндәшлек тудыра.
— Бу вакыт эчендә без ике төп мәсьәләне хәл иттек. Беренчедән, без завод төзедек һәм аны эшләтеп җибәрдек. Икенчедән, барлык куркынычсыз җитештерү технологиясен алып бара алырдай коллектив тупладык. Чынлыкта бу бәйрәм безнең «августчылар» өчен оештырылды, чөнки бу аларның тырышлыгы һәм хезмәте, — диде «Август-Алабуга» заводы генераль директоры Владимир Алин.
Заводның барлыкка килү тарихы бик кызыклы. Иң элек предприятие җитәкчеләре заводны Вурнарда киңәйтеп ачмакчы була, ләкин җир мәсьәләсе буенча килеп чыккан сораулар аркасында бу эш башкарылмый кала. «Август» компаниясе генераль директоры Александр Усков сүзләренчә, заводны Татарстанда төзү идеясе 2016 елның февралендә туа. Ә апрельдә инде «Август» җитәкчелеге үзенең территориясендә җитештерү урнаштыруга карар бирелгән «Алабуга» махсус икътисади зонасында уздырылган күзәтчелек Советы утырышында үзенең планнары хакында белдерә. 
— Мондый заводлар дөньяда юк, чөнки бер түбә астында химик җитештерүне беркем дә оештыра алмый. Чималдан әзер продукциягә кадәр бердәм хәрәкәт агымы, җитештерүне роботлаштыру — барысы да югары дәрәҗәдә. Минем һәрбер килүемдә безнең оешманы бизи торган нинди дә булса яңа әйбер күрү мине бик сөендерә, — диде ул.
"Август-Алабуга«ның девизы — «Безнең белән үсү җиңелрәк!».
— Биш ел эчендә сез кешеләрнең теленнән төшмисез. «Август» компаниясе белән таныш булмаганнар сирәктер. Сез җитештергән продукцияне ерак районнарда да кулланалар, — дип билгеләп үтте район башлыгы Рөстәм Нуриев. Ул барлык хезмәтчәннәрне бәйрәм белән котлады һәм безнең районда яшәүне тагын да уңайлырак итәр өчен муниципалитет бар көчен куячак, дип ышандырды, чөнки туган көнен билгеләп үтүче предприятие хезмәткәрләренең күбесе алабугалылар.
Лаеклы бүләкләрдән башка да булмады. Әйдәп баручы инженер-энергетик Александр Кузьмин, мәсәлән, район башлыгыннан Рәхмәт хаты алды.
— Мин «Август-Алабуга» төзелгән вакытта подрядчы оешмада эшләдем. Эш урыны барлыкка килгәч, мин шунда ук эшкә урнашырга ашыктым, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев