Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Авыл халкы гореф-гадәтләрне торгыза

Алабуга районында ике көн дәвамында “Мальцевода Көзге бәйрәм (Осенины)”не халык күңел ачулары белән билгеләп үттеләр. Аңа икенче ел рәттән Татарстанның төрле почмакларыннан һәм күрше республикалардан кунаклар килә.

Әлеге бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар арасында – Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нуриев бар иде. Ул осталар һәм җирле халык белән аралашты, шулай ук кайбер товарлар сатып алды.

– Район белән танышуымны сезнең белән башлавыма мин бик шат. Бу минем халык белән беренче очрашуым. Мондый чараларны хуплыйм, чөнки алар безгә авылны саклап калырга булыша. Бирегә кечкенә генә районнан килгәнгә, авыл проблемалары миңа бик якын. Һәр авылда булырга һәм барлык башлангычларга да ярдәм итәргә тырышачакмын. Бергә эшләячәгебезгә һәм районыбыз өчен бик күп яхшы һәм уңай эшләр башкарачагыбызга ышанам, – диде ул.

Көзге бәйрәм − уңыш бәйрәме, нәкъ менә көз башында барлык амбарлар, базлар һәм келәтләр кышка запас белән тула, ә өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тора.

− Бу көнне олы бәйрәм ясап, элек зур ярминкә оештыра торган булганнар. Барысы да үзләреннән артык калган уңышны саткан, ә яшьләр бу вакытта туйлар уздырган. Без дә бәйрәм оештырдык: биредә ярминкә, төрле мастер-класслар, нәселдән килгән утар вәкилләре белән очрашу, балалар өчен аттракционнар, – ди әлеге авылның клубы мөдире Сергей Тимофеев.

Әйтергә кирәк, мальцеволылар бәйрәмгә бөтен авыл белән әзерләнгән. Күпләр ярминкәгә үз уңышы белән килгән. Авыл кешеләренең киштәләрендә төрле сортлы алма, хуш исле кура җиләге, бәрәңге, суган, сарымсак, үзләре җитештергән сыр һәм татлы как булды.

− Шундый күңелле бәйрәм! Монда катнашуыма бик шатмын, биедем дә. Мин – шәһәр кешесе һәм хәзер генә җирдә эшләүнең нинди хезмәт икәнен аңлый башладым. Иртәнге сәгать дүрттә торып, хуҗалык мәшәкатьләренә күмелүләре турында шулай җиңел итеп сөйләүче әбиләр мине шаккатыра, − ди Нина Дябина.

Бәйрәм кунаклары бу көнне ике мәйданчыкта барган концерт номерларыннан ләззәтләнеп кенә калмады, осталык дәресләрендә дә бик теләп катнашты. Сүз уңаеннан, быел алар аз түгел иде. Шулай итеп, теләге булган һәр кеше табигый материаллардан бизәк, китапка тукымадан кыстыргыч ясый, яки, мәсәлән, газетаны төреп, кәрҗин үрә алды.

Энгельсин Хохлова – бик сирәк исемле Чаллы кызы – кул эшенең бу төренә ул өйрәтте. Энгельсин үрү белән күптән түгел генә мавыкса да, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Аның өчен кәрҗин, кием тартмалары, телефон өчен аскуймалар ясау – проблема түгел.

− Бу материалдан мин хәтта негр курчак та ясадым. Аны буядым, матур итәк ясадым – гадәттән тыш килеп чыкты. Кызганыч, мин аны үзем белән алып килергә оныттым. Ә болай һәрвакыт практик әйберләр эшләргә тырышам, хуҗалыкта кирәкле нәрсәләр, − диде ул, һәм үрүнең сәламәтлеккә, кул чукларын үстерүгә бик файдалы булуын билгеләп үтте.

Барлык чаралар белән бер үк вакытта, мәйданнарның берсендә башкарма сәнгать бәйгесе узды. Анда Чаллыдан килгән балалар коллективлары да катнашты. Алар барысы да − Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. Җитәкчеләре Ләйсән Шәязданова әйтүенә караганда, узган ел алар бер коллектив белән килгән, әмма бәйге күңелләренә шулкадәр кереп калган, бу юлы өч коллектив җыелган.

– Мин бу бәйрәмгә беренче тапкыр гаиләм белән килдем. Кечкенә генә авылда мондый хәлне күрермен дип көтмәгән идем. Барысы да бик яхшы. Оныгым бәйгедә катнаша һәм без аның өчен җан атабыз, − ди Сания Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев