Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Балачак илендә юбилей

35нче “Ләйсән” балалар бакчасы 27 сентябрьдә үзенең 25 еллык хезмәт юлын билгеләп үтте.

Тарих битләренә күз салсак, “Ләйсән” балалар бакчасы 1994 елда беренче тапкыр ишекләрен ачкан. Ул вакытта анда 6 төркем эшләгән. Ә бүген исә андагы 13 төркемгә 302 бала йөри.

Юбилей – ул шатлыклы бәйрәм, нәтиҗәләр ясау, казанышлар, уңышлар, киләчәккә планнар турында уйлану вакыты. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өчен ул – көндәлек тырыш хезмәт, борчулы да, сөенечле дә мәшәкатьләр, тәрбиячеләрнең балалар өчен шатлык һәм горурлык хисләре кичерү мизгелләре белән тулы зур тормыш, якты вакыйгалардан торган еллар. 25 ел эчендә балалар бакчасы педагогик тәҗрибә туплау, мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, иҗади эзләнү, матди-техник базаны яхшырту буенча озын юл үткән, һәм бу еллар эчендә күп нәрсә үзгәргән. Һәр балага карата нәзакәтле, сакчыл мөнәсәбәт, энтузиазм, намуслылык, алар өчен бөтен җаныңны биреп эшләү генә үзгәрешсез калган.

Юбилей көнен бәйрәм итү балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм әти-әниләре өчен олы вакыйга булды. Ишектән керүгә үк, тантаналы мохит хөкем сөрә иде. Матур бизәлгән бәйрәм залы, хезмәткәрләрнең якты елмаюлары – барысы да биредә кунакларны яратулары һәм көтеп торуларын күрсәтә. Тантаналы чарага бик күп кунаклар килде, алар арасында биредә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән кешеләр дә бар иде. Бәйрәм биредә тәрбияләнүчеләр чыгышы белән башланып китте. Аннары балалар бакчасының мөдире Ландыш Гыйләҗева залда утыручыларның барысын да шушы истәлекле көн белән котлады.

– Бакчабызга бүген 25 яшь. Чирек гасыр хезмәт юлын үткән ул, һәм безнең башкаларга күрсәтерлек, мактанырлык эшләребез бар. Беренче чиратта, үзебезнең коллективка, бер команда булуыбызга рәхмәт белдерәм. Сез иртәдән кичкә кадәр алмый-талмый хезмәт итәсез. Безнең максатыбыз уртак, һәм без шуңа ирешү юлыннан бергә барабыз, – диде Ландыш Муса кызы. Ул һәрвакыт бар яктан да талантлы кешеләргә соклануын белдерде, һәм “Балалар бакчабыз тарихы” исемле видеобүләк тәкъдим итте. Экраннарда комнан рәсем ясау ысулы белән үткәннәрне барлап, гомерен шушы балалар бакчасына биргән кешеләр белән танышырга мөмкинлек бирелде. Әлеге сәхифәләрне күзәткәндә, өлкән кунакларыбызның күбесенең күзләре яшьләнде, алар яшь чакларын, үткәннәрен искә алды, чөнки бу бик дулкынландыргыч минутлар иде, чыннан да онытылмаслык бүләк булды.

– Монда гаять тәҗрибәле һәм эш стажы зур булган кешеләр бар. Миңа кадәр бу балалар бакчасында бик зур хезмәт куелган. Балалар бакчасы төзү, аны файдалануга тапшыру һәм башкалар – олы эш. Моның өчен Ирина Владимир кызына зур рәхмәт, – дип сөйләде Ландыш Гыйләҗева.

Аннан соң Ландыш Муса кызы күп еллар дәвамында әлеге балалар бакчасында эшләгәннәргә Мактау грамоталары тапшырды.

– Сезне күрүемә бик шатмын. Эшкә алганда, кулга бирелгән “корочка” буенча түгел, ә менә күңелем кушуы буенча кабул итә идем. Һәм күрәм, ялгышмаганмын. Сезгә һәрвакыт шәһәрдә, республикада, хәтта илдә иң яхшылар рәтендә булуыгызны телим. Хәзерге заманда нинди генә мөмкинлекләр юк, аларны куллана белергә генә кирәк. Мин сезгә ышанам, – дип теләкләрен белдерде “Ләйсән” балалар бакчасының беренче мөдире, аңа нигез салучы Ирина Усманова.

Балалар өчен бу бакча аларның икенче туган йортына әверелгән. Алар бәйрәмдә тырышып җырлады, дәртле, күңелле биюләр башкарды, шигырьләр сөйләде. Балаларның чыгышлары кичә барышы белән матур үрелеп барды.

– Бу искиткеч балалар бакчасында 20 елдан артык тәрбияче булып эшлим, 1997 елдан бирле. Башта Ирина Владимир кызы, методист Евгения Александр кызы Юзбекова җитәкчелегендә эшләдем. Һөнәрем бик ошый, коллектив та бик яхшы. Әлеге балалар бакчасы уңай якка гына үзгәрә. Бассейн ачылды, интерактив такталар һәм башка заманча җиһазлар барлыкка килде. Полилингваль комплекска да кердек. Барысы да балаларга монда уңайлы, рәхәт булсын өчен эшләнелә, – дип фикерләре белән уртаклашты югары квалификация категорияле Татьяна Александр кызы Елизарова.

Әти-әниләр дә бакча турында бары яхшы фикердә генә. Кемнәрдер монда беренче балаларын китерсә, башкалар инде өченче баласын йөртә:

– Минем ике малаем да бу балалар бакчасына бик яратып йөрделәр, хәзер менә өченче улым Әмир дә 3 ел шушында бик теләп йөри. Барысы да бик ошый, тәрбиячеләр – үз эшләренең осталары. Татьяна Александр кызы минем инде икенче улымны тәрбияли. Җитәкче булып Ландыш Мусаева килгәч, бик күп үзгәрешләр булды. Балалар бакчасы өчен янып-көеп йөргәне күренеп тора. Бассейн булдырылды, аңа балалар бик сөенеп йөри. Бинаның тышкы-эчке ягы төзекләндерелде. Быел безнең төркемдәге балалар татар, рус, инглиз телләрен өйрәнәчәк. Улым моңа бик шатланды, беренче көннән үк инде инглиз телендәге сүзләр өйрәнеп кайтты. Өйдә кабатлыйбыз, аның белән без дә өйрәнәбез, – дип сөйләде Лилия Миңнулла кызы Шакирова.

Музыка, җыр, бию, төрле шигырь сөйләү белән баетылган бәйрәм һәркемгә җылы һәм якты хисләр бүләк итте. Балалар көлүен ишетү, тәрбиячеләрнең үз эшләре өчен җан атып торуларын күрү һәм кунакларның елмаюлары – бәйрәмгә иң югары бәя!

Бу вакыйга һәркем күңелендә якты хәтирә булып калсын, балалар бакчасы һәрвакыт нәни алабугалыларны сөенеп каршы алсын, балаларыбыз биредә заманча тәрбия алып, шатланып алга атласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев