Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Балалар бакчасында зур бәйрәм

29 октябрьдә 1нче балалар бакчасында истәлекле көн – 100 еллык юбилей булды. “Дюймовочка”ның тантанасына ветеран тәрбиячеләр, бакчада төрле елларда эшләгән хезмәткәрләр һәм бик күп кунаклар килгән иде.

Көннәр, айлар, еллар бик тиз уза да китә, әмма балалар бакчасында үткән кабатланмас мизгелләр һәр кешенең хәтерендә кала, вакыт үткән саен, алар безнең өчен аеруча кадерле. Таныш урыннар, бүлмәләрне күрүгә, күңелдә әлеге хәтирәләр яңарып, безне шул балачак иленә алып кайта, бер генә мизгелгә булса да, көндәлек мәшәкатьләрдән онытылып торып, шул эчкерсез, самими дөньяга алып керә.

Кичә бик матур башланып китте. Барлык кеше бакчаның тарихы белән кыскача таныша алды.  1919 елда шәһәрдә беренче балалар бакчасы ачылган, һәм ул Роза Люксембург исемен йөрткән. Кырыс сугыш елларында балалар бакчасы тәүлек буе эшләгән. Тәрбияләнүчеләр Ленинград блокадасыннан эвакуацияләнгән балалар хисабына арта. Ул вакытта 147 балага барлыгы 11 хезмәткәр туры килгән. 1нче балалар бакчасы барлык күрсәткечләр буенча да һәрвакыт беренче була. Төрле елларда эшләгән мөдирләрнең һәрберсе нинди дә булса үзгәрешләр кертергә, балаларның тормышын яхшыртырга омтылган. Мәсәлән, 1953 елдан Антонина Метлина мөдир була. Антонина Петровна – 22 ел эшләү дәверендә мәктәпкәчә белем бирүне үстерүгә зур өлеш керткән таләпчән һәм кырыс җитәкче. Ул бинаның икенче катын “яулап” ала, балалар мәйданчыкларын киңәйтә, арматура заводы котельныйларыннан җылы үткәрә. Нина Никитина 1975 елның 25 сентябрендә мөдир вазифасына керешә. Үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ул КПССның Алабуга шәһәр комитеты һәм халык депутатларының шәһәр Советы Башкарма комитеты, РСФСР Мәгариф министрлыгы грамоталары белән бүләкләнгән.

– Мин эшләгән чаклардан бирле күп нәрсә үзгәргән, ул вакытта уенчыклар да юк иде. Эшли башлаган көннәрне яхшы хәтерлим. Коллектив бик яхшы, тәрбиячеләр барысы да белемле, балалар белән һәрдаим төрле эшләр алып барылды. Бездә тәрбияләнүчеләр хәзер дә мине берәр кайда күрсәләр, яныма килеп исәнләшәләр, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Нина Степан кызы.

2013 елның октябрендә балалар бакчасы мөдире итеп Мансура Рөстәм кызы Алиева билгеләнә. Гомуми педагогик стажы 24 ел. Ул бүген дә әлеге балалар бакчасы белән җитәкчелек итә, тәрбия-белем бирүдә яңалыклар кертә. Бәйрәмдә ул бу балалар бакчасына өлеш керткән, катнашы булган һәркемне котлады.

– Безнең мәгариф учреждениесенең өч бинасы бар. Аларда барлыгы 150 бала тәрбияләнә. Бу бинада 3 төркем, 65 бала. Башка ике бинага кырыклап бала йөри, анда бик кечкенә балалар. Хезмәт итүчеләр санына килгәндә, 46 кеше эшли, хезмәткәрләр күп. Бөтен җаваплылык мөдир җилкәсендә, әлбәттә, өлкән тәрбиячеләр дә бар. Буыннан буынга безгә килүчеләр шактый, чөнки бездә якты, җылы, коллектив яхшы, тәрбиячеләребез белемле. Бакчадан чыгып киткән балаларыбыз белән кызыксынып торабыз, элемтәне югалтмыйбыз. Кайберәүләр үзләре тәрбиячеләре янына килеп, үз казанышлары турында сөйли. Мондый өлкәдә эшләвемә үкенмим, балалар килеп кочаклап алалар, ул хис-тойгыларны әйтеп бетереп булмый. Алар өчен тагын да нәрсәдер эшлисе килә.

Балаларның дәртле биюләре, матур җырлары һәм шигырьләре бәйрәмгә тагын да ямь өстәде, килгән кунакларга бәйрәм сәламе булып яңгырады. Балалар һәм монда тәрбияләнеп чыгып киткәннәрнең концерт программасы котлаулар һәм бүләкләр белән үрелеп барды. Шушы өлкәдә үзләрен күрсәткән, югары үрләргә ирешкәннәрне мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Мәгариф идарәсеннән дә кунаклар бар иде.

Бәйрәмдә “Көмеш гасыр” китапханәсе мөдире Андрей Иванов та катнашты. Андрей Николаевич залда утыручыларны котлады. Ул моңа кадәр әле беркем дә күрмәгән фотосурәтне күрсәтеп, аны Калининградта сатып алуын белдерде. Фотода “Дюймовочка”га йөргән балалар сурәтләнгән. Аның әйтүенчә, әлеге сурәт артында “23 февраль, 1937 год” дип язылган. Фотосурәт ничек анда барлыкка килгән, беркем аңлата алмый. Без моны ачыкларбыз дип ышанып калам дип белдерде. Андрей Иванов үзе дә 30 ел элек, 1989 елда шушы бакчада тәрбияләнгән.

– Бу Алабуганың иң матур тарихи биналарыннан берсе. Аның турында шәһәребездә күп кенә риваятьләр яшәп килә. Мәсәлән, бер бай сәүдәгәрләренең туй бүләге булган дигәне дә бар.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева үзе йөргән бакчасын котларга килгән иде, ул берничә җыр башкарды.

Коллектив адресына үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча намуслы хезмәтләре һәм мәктәпкәчә белем бирү системасына тугрылыклары өчен бик күп рәхмәт һәм җылы сүзләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев