Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең шигырьләре төрле телләрдә яңгырады

13 ноябрьдә Үзәк китапханәдә «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби конкурсының муниципаль сайлап алу туры узды. Конкурс ел саен сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя.

АМР башкарма комитеты, «Бөтендөнья татар конгрессы» муниципаль иҗтимагый оешмасы, АМР башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә оештырылган әлеге бәйгедә 27 нәфис сүз остасы катнашты.
"Җәлил укулары«нда катнашучыларның чыгышлары жиде төрле номинация буенча бәяләнде: «Муса Җәлил татар телендә», «Муса Җәлил рус телендә», «Муса Җәлил дөнья халыклары телләрендә», «Фронтовиклар татар телендә», «Фронтовиклар рус телендә», «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару», «Җәлилчеләр». 
— Бүген Үзәк китапханәнең уку залында иң яхшылар, иң лаеклылар җыелган. Әлеге бәйге татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил турында тагын бер тапкыр искә төшерергә, шигырьләре белән хозурланырга мөмкинлек бирә. Республика күләмендә уздырылачак этапка үтеп, алабугалылар Казан сәхнәсендә лаеклы чыгыш ясарлар дип ышанам, — дип теләкләрен теләде Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова.
Муниципаль этапның барлык җиңүчеләре Татарстан Республикасы муниципаль районнары (Кукмара, Менделеевск, Мамадыш, Саба, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач) арасында «Кукмара зонасы» зона турында катнашачаклар.
Бәйгегә 7 төрле яшь категориясе буенча Муса Җәлилнең шигырьләрен укыган барлыгы 183 видеоролик тәкъдим ителгән: рус телендә — 117, татар телендә — 60, инглиз телендә — 6.
— «Җәлил укулары» дигән конкурс турында мин әле күптән түгел генә белдем. Шигырьне 9 май алдыннан ук язган идем инде. Кызганыч, быел Бөек Җиңү бәйрәме халык белән үтмәде. Шуны күздә тотып, Җиңү көне алдыннан үз тарафымнан нәрсәдер эшлисе килде. Күршем — Дарҗа әби турында шигырь иҗат иттем, аңа быел 1 июльдә 100 яшь тулды. Дарҗа әби миңа бик якын, ул минем әтиемнең абыйсы — Захарның сөйгән кызы булган. Ә Захар абый үзе сугыш кырларында ятып калган, сөйгән кызы — Дарҗа әби башка беркем белән йөрмәгән, кияүгә дә чыкмаган. Керәшен һәм татар телләрендә чыгыш ясыйм. Шигырьне язуга үзебезнең Мәдәният сараеның директоры Елена Олеговна этәрде, — дип сөйләде Алабуга Мәдәният сараеның татар халык театры режиссеры Нина Сәлимуллина.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренче курс студенты Альбина Анисимова Муса Җәлилнең «Аерылу» шигырен тәкъдим итте.
— Мондый бәйгеләрдә күп тапкыр катнашканым бар, әмма Алабугада беренче тапкыр гына чыгыш ясыйм. «Җәлил укулары» кебек бәйгеләр татар телен сакларга һәм аны үстерергә мөмкинлек бирә, — ди ул.
Шунысы игътибарны җәлеп итте, катнашучылар Җәлил шигыренең һәр сүзен аңлап, йөрәкләре аша уздырып сөйләделәр. Жюрига катнашучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу, әлбәттә, җиңел булмагандыр.
Бәйгенең йомгаклау өлешендә тантаналы рәвештә конкурсның муниципаль туры лауреатларына I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев