Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Бельгия заводы – Алабугада

Кичә тантаналы рәвештә "Алабуга" МИЗында "Драйлок Технолоджиз" заводы ачылды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Draylock холдингы Президенты Барта ван Малдерен, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты. Әлеге заводның төзелеше 2013 елда башланган һәм, финанс ягыннан проблемаларга бәйле рәвештә, 2014 елда туктап калган. Ә инде 2015 елда инвестор яңадан төзелешкә...

Кичә тантаналы рәвештә "Алабуга" МИЗында "Драйлок Технолоджиз" заводы ачылды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Draylock холдингы Президенты Барта ван Малдерен, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.

Әлеге заводның төзелеше 2013 елда башланган һәм, финанс ягыннан проблемаларга бәйле рәвештә, 2014 елда туктап калган. Ә инде 2015 елда инвестор яңадан төзелешкә кайтырга карар кыла. "Драйлок Технолоджиз" - санитар-гигиеник продукция: балалар һәм өлкәннәр өчен памперслар, биләүләр, гигиеник кирәк-яраклар һәм урология авыруы булган кешелөр өчен махсус әйберләр җитештерүче предприятие. Бүген биредә 200 хезмәткәр эшли, алга таба бу санны 350гә җиткерергә уйлыйлар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның әһәмиятлелеген ассызыклап үтте.

- Үзенчәлекле объект бу, ул бер башланып, берникадәр вакытка тукталып торды. Инвесторның омтылышы зур булганга күрә генә, проект тормышка ашырылды. Ул безнең ил өчен бик кирәкле, чөнки импортны алыштыруны хәл итә. Бик җиңел булмаган заманда, проектны тормышка ашырганы өчен инвесторга рәхмәт. Алар җитештерә торган әһәмиятле эшләнмәләр югары сыйфатлы һәм барлык параметрлар буенча экологик, чөнки кеше сәламәтлеге - иң мөһиме, - диде ул.

Бу төр продуктларны эшләп чыгаруда агач материаллар кулланылмый. Холдинг хуҗасы билгеләп үткәнчә, экологик технологияләр көннән-көн кирәкле була бара. Заманча җайланмалар продукцияне тагын да юкарак итеп эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә товарны транспортлаштыру, шул исәптән экспортка, уңайлы һәм отышлы.

Бельгия инвесторы Барта ван Малдерен сүзләренчә, целлюлозасыз экологик подгузникларны җитештерү өчен ул 1,7 миллиард сум акча керткән һәм аны биш ел эчендә кире кайтарырга уйлый. Җитештерү куәтлеге - елына 3,5 миллиард берәмлек подгузник.

- Подгузник - гади продукт булып тоела, кулланасың да, ташлыйсың. Әмма кулланучыларның таләпләре һаман үсә, аслык тагын да юкарак булырга тиеш. Бу технологияләрнең үсешен һәм заманча продукт барлыкка китерер өчен күпсанлы катлаулы компонетларның бер-берсенә туры килүен таләп итә, - дип сөйли холдинг президенты.

Россия - продукцияне сатар өчен дәрәҗәле базар. "Drylock" холдингы хуҗасы Россия базарының үсүен ассызыклап үтте, әмма компаниянең экспортка да планы бар. Бүген "Драйлок Текнолоджиз" әзер продукцияне төрү өчен җирле компонетлардан файдалана. Барт ван Малдерен сүзләренчә, компания алдагы өч-биш елда тагын да катлаулырак технология элементлары һәм чималны җитештерүчеләрнең туплануын көтә.

Бу көнне шулай ук "Алабуга" МИЗының Күзәтү Советы утырышы булды. Аның барышында Татарстан Республикасы Президентына дүрт резидентның инвестиция проекты: "НПК Химпроминжиниринг" (ГК "Росатом") акционер җәмгыятенең ПАН-прекурсор җитештерүе, "Роквул"да субстратлар җитештерү, төрек компаниясе "Хаят Кимья"да санитар-гигиеник эшләнмәләр җитештерү буенча заводның икенче чираты төзелеше һәм "ИНКО-ТЭК Агро Алабуга"да минераль ашламалар эшләп чыгару буенча проект тәкъдим ителде. Аларның гомуми инвестицияләр суммасы 9 миллиардтан артып китә.

Икътисади зонаның эшләп килүче резиденты - үсемлекләр өчен субтратлар җитештерү буенча предприятие "Роквул-Волга"дан Grodan заводы төзелешенә дә Рөстәм Миңнеханов завод директоры Максим Васильев белән бергәлектә беренче ташны салды. Минераль мамык нигезле субтратларның төп кулланучылары - теплицада үсемлекләр үстерүче оешмалар. Компания элеге яңа проектка 500 миллион сум салырга планлаштыра. Бу инвестиция импортны алыштыру буенча проект булып тора, чөнки "Grodan" субтратлары Голландиядән китерелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов:

- "Роквул" - 2012 елдан бирле уңышлы эшләп килүче стратегик резидент. Эшләп чыгарылган продукция республикабыз базарларын гына түгел, Россиянекен дә тәэмин итәчәк.

- "Rockwool" компаниясенең бөтендөнья буенча 28 заводы бар, шуларның дүртесе Россиядә. Без нәкъ менә "Алабуга"ны инвестицияләргә карар кылдык, чөнки биредә безнең соңгы проект уңышлы тормышка ашты. Биредә инвестицияләр үз бәясен кайтарыр дип уйлыйм, - дип сөйләде "Роквул-Волга" заводы белән идарә итүче Максим Васильев.

Аның сүзләренчә, Россия базарында да "Grodan"ның аналоглары бар, ләкин алар сыйфат буенча түбән. Яңа җитештерү линиясе өчен бина эшләп килүче заводка кушылып төзеләчәк һәм киләсе елның июль аенда эшли башлаячак. Төзелешне "Алабуга Девелопмент" компаниясе башкарачак, ул "Алабуга" МИЗы"ның акционер җәмгыяте оешмасы. Үз продукцияләрен сатар өчен төп базар итеп, алар нәкъ менә Татарстан Республикасын күрә. Чара Татарстан Президенты белән завод директорының чыршы утыртуы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев