Алабуга нуры

Безнең Тукай

Күп халыкның аның рухын, намусын һәм абруен чагылдырган сөекле уллары бар. Русларда ул Александр Пушкин, украиннарда – Тарас Шевченко, казахларда – Абай Кунанбаев, татарларда – Габдулла Тукай. Аларның әдәби эшчәнлегенә таянып, халык үзенең милли тәңгәллеген һәм горурлыгын саклый.

Кайбер тар карашлы адәмнәр аптырый: нәрсәдә соң ул Тукайның бөеклеге? Җавап гади: ул туган туфрагына тамырлары белән берккән, дөресен сөйләүдән курыкмаган, халык мәнфәгатьләрен кыю яклаган, даһидан да даһи татар шагыйре, туган туфрагына тамырлары белән берккән, дөресен сөйләүдән курыкмаган, халык мәнфәгатьләрен кыю яклаган шагыйрь, шуңа да ул халыкта “Хаклы Тукай”, “Безнең Тукай” дигән исем алган.

Тукайның тормыш юлы күпләргә билгеле. Өч яшь ярымнан тулы ятим калып, авыр шартларда үскән авыл малае университетларда укымаган, аның үз гаиләсе, йорты булмаган, гомере дә 27 ел белән чикләнгән.

Шулай булса да, Габдулла Тукай яшәешнең теләсә кайсы күренешенә карата кабатланмас хислелеге, көнләштерерлек хәтере, танып белүгә искиткеч сусау, татар телен һәм халык йолаларын тирән белүе аркасында үз заманының югары белемле һәм алдынгы карашлы кешесе булган, иң мөһиме – татар халкының даһи шагыйренә әверелгән. Ул туган дәбияты һәм мәдәниятын гына түгел, рус, гарәп, фарсы, төрек, өлешчә казах әдәбияты һәм мәдәниятын яхшы өйрәнгән (алты тел белгән), сәясәттә, демократия фикер сөрешендә, ислам шәригатендә анык юнәлеш тапкан. Татарстанның танылган шагыйре Сибгать ага Хәким юкка гына Тукай турында болай дигән: “Төрки-татар дөньясында мондый даһи шагыйрьнең булганы юк иде, хәзер дә юк, һәм якын араларда булачагы икеле.”

Төрки дөньяның күп кенә танылган шагыйрьләре Габдулла Тукайга рәхмәтле, чөнки ул Пушкин, Лермонтов, Толстой һ. б. әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән, һәм алар беренче мәртәбә әлеге тәрҗемәләр аша рус мәдәнияты белән танышкан. Шунысы куанычлы, хәзергә кадәр Габдулла Тукай иҗаты онытылмый, аны күп телләргә тәрҗемә итәләр, Россиянең һәм якын чит илләрнең кайбер шәһәрләрендә Тукайга һәйкәл куелган (шул исәптән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Өфедә, Уральcкида һәм хәтта Алабугада), анда гадәттәгечә, кагыйдә буларак 26 апрельдә, “Тукай көннәре” үткәрелә. Бер сүз белән әйткәндә, Габдулла Тукай һәрвакыт безнең белән, аның шигырьләрен оригиналда уку – бөек ләззәт!

Шунысын билгеләп үтик, язмышы аянычлы булса да, Тукайның бәхетле чаклары булган – гомеренең 12 елын ул Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендә яшәгән, анда “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укыган, шул ук вакытта рус мәктәбендә белем алган. Биредә ул берничә тел һәм мәдәниятне тануга ирешкән. Җаек ул чорда татар мәдәни үзәкләренең берсе булганга, Тукай анда шагыйрь һәм публицист булып өлгергән.

Күптән түгел миңа туганнарым белән бергә Уральскида булу бәхете тиде. Монда казах халкының Тукайга мәхәббәтен үз күзләрем белән күрдем һәм аңладым. Анда без музейны да, һәйкәлне дә, аллеяне дә карадык, ул даими рәвештә дога кылырга йөргән Кызыл мәчеттә дә булдык. Кызганычка, Тукайның казах дөньясы әлегә аз өйрәнелгән. Андагы милләттәшләребезнең активлыгы сөендерә: аларның милли җәмәгать оешмалары, фольклор ансамбльләр эшли, Халыклар дуслыгы сарае бар, Казахстан халыклары Ассамблеясе һ. б. гамәлдә. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булсын үзләренә.

Рәфыйк МӘХМҮДОВ, БТИҮнең Алабуга бүлеге рәисе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: