Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Бүген Алабуга районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

18 декабрьдә Гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аның тарихы нәкъ менә 1917 елның 18 декабрь көненә барып тоташа.

Бүгенге көндә Алабуга районы ГХАТ бүлеген Римма Буланова җитәкли. Аның кул астында өч кеше хезмәт куя: Елена Семенова, Марина Гыйльманова һәм Раилә Захарова. 
Римма Буланова Алабуга педагогия университетында тарих укытучысы белгечлеге буенча белем алган. Әмма ГХАТ өлкәсендә эш тәкъдим ителгәч, ул үз көчен бу өлкәдә сынап карарга карар иткән. Шулай итеп, Римма Буланова тормышының 28 елын шушы өлкәгә багышлаган.

— Ул вакытта ГХАТ җитәкчесе Валентина Мелкумянц иде. Шулай итеп, хезмәт юлымны 1992 елның 25 мартыннан милли мәсьәләләр буенча инспектор булып башладым. Алты ел Валентина Георгиевна белән эшләдек. Аннары 1998 елдан Людмила Григорьева җитәкчелек итте. Аның белән 22 ел иңне-иңгә куеп хезмәт иттек, — дип таныштырды үз хезмәт эшчәнлеге белән Римма Буланова.

Гадәттәгечә ГХАТ сүзен ишетү белән чәчәк гөлләмәсе тоткан ак күлмәкле кәләш һәм купшы киемдәге кияү үзәктә булган туй тантанасы күз алдына килеп баса. Ә бит тантаналы чараны алып бару, әлеге оешма хезмәткәрләре эшенең бик аз өлеше генә. Районыбызда халыкның һәр халәтен җитди рәсмиләштереп, теркәп бару белән әлеге һөнәр ияләре мәшгуль.

— ГХАТ эшчәнлеге күп тармаклы. Законлы никахны теркәүдән тыш, монда гаилә юбилейларын билгеләп үтәргә, никахларын таркатырга теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә. Дөньяга яңа аваз салган баланың беренче документы — туу турында таныклык бирү һәм башкалар — барысы да безнең вәкаләттә. Көн дәвамында берничә тапкыр үзгәрергә — кәләш белән кияүнең, туганнарының шатлыгын, якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашырга туры килә, сүз дә юк алар белән без дә дулкынланабыз, — ди Римма Павел кызы.
ГХАТ идарәсендә никах теркәүдән кала, балага исем бирү, ярәшү, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү аерым урын алып тора. 

— Иң киң таралганы — никах теркәү. Ул өйләнешүчеләрнең теләгенә карап берничә төрле үткәрелә: бик күп кунаклар белән тантаналы рәвештә яки иң якын кешеләр янәшәсендә генә язылышу. Кайбер ата-аналар балаларына тантаналы шартта исем кушарга телиләр, монда әти-әни, әби-бабайлар чакырыла. Бу очракта туу турында таныклык белән беррәттән исемнең мәгънәсе аңлатыла, белешмәлекләр һәм ТР Президентыннан котлау хаты тапшырыла. Ярәшү милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән, анда ата-аналар һәм якыннары килә, балалар әти-әниләренә рәхмәт сүзләре әйтәләр. Гаилә тормышы юбилярларын котлау тантанасын үткәрер өчен, безгә юбилярлар үзләре яки якыннары килеп хәбәр итә. Туганнарыннан аларның тормышы турында мәгълүмат алабыз, һәр гаиләгә үзгә сценарий языла. Бездә «Юбилярларның Мактау китабы» бар, алар турындагы мәгълүматны шунда теркибез һәм Мактау таныклыгы бирәбез. Шундый матур тантана үткәрү өчен бары тик гариза гына бирергә кирәк, — дип аңлатты җитәкче урынбасары Елена Семенова.

Кайбер юбилярлар үзләре килеп, рәхмәтләрен белдерәләр икән. Әйтик, бер гаилә пары үзләренең 10 ел тормыш итүләрен билгеләп үткән һәм балалары белән бергә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтергә килгән.

— Иң күп язылышулар җәй һәм көзнең беренче аена туры килә — июньнән сентябрьгә кадәр. Кыш көне, бигрәк тә хәзерге эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, язылышырга теләүчеләр саны азрак. Әйтик, бу атнада өч тантана каралган. 25тән артык язылышулар булган еллар да бар иде, бигрәк тә матур саннар белән бәйле даталар (мәсәлән, 08.08.2008. — Авт. иск.) булганда. Элек андый вакытта мондый тантаналарны ике җирдә үткәрә идек: ГХАТ бинасында һәм шәһәр Мәдәният сараенда. Ә хәзер аларның саны төрлечә, — дип сөйләде Римма Буланова.

Бу бәйрәм уңаеннан әлеге өлкәдә хезмәт куйган хөрмәтле ветераннарны да искә алып үтү кирәк. 60нчы елларда Алабугада ГХАТ бүлеге белән Муза Золотницкая җитәкчелек итә. 30 елдан артык район Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеген — Галина Епанешникова, 19 ел шәһәр бүлеген Валентина Мелкумянц җитәкли. 22 ел Алабугада ГХАТ хезмәте җитәкчесе Людмила Григорьева була.

Әлеге һөнәр ияләре кешенең шатлыгын да, кайгысын да иң беренче уртаклашучылар. Алар мөһим документлар белән эш итә, шул сәбәпле аларның хезмәте зур төгәллек, җаваплылык сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев